Саба муниципаль районы Олы Киб?че урта м?кт?бе укучылар Думасы презентация

*Югары сыйныф укучыларына мәктәпнең, районның иҗтимагый тормышында катнашу мөмкинлеге тудыру. *Яңа буын идарәчеләре тәрбияләү. Мәктәп укучылар Думасы эшчәнлегенең максаты:

Слайд 1Саба муниципаль районы Олы Кибәче
урта мәктәбе укучылар Думасы


Слайд 2*Югары сыйныф укучыларына мәктәпнең, районның иҗтимагый тормышында катнашу мөмкинлеге тудыру.
*Яңа буын

идарәчеләре тәрбияләү.

Мәктәп укучылар Думасы эшчәнлегенең максаты:


Слайд 3*Үсеп килүче яшь буында демократик культура кыйммәтләре һәм нормалары, җаваплылык һәм

гражданлык активлыгы тәрбияләү.

*Укучыларның социаль проблемаларын ачыклау, җирле үзидарә органнарына бу проблемаларны хәл итүдә булышу.

*Актив тормыш позициясе формалаштыру, балаларның нәтиҗәле эшчәнлеге өчен шартлар тудыру.

*Яңа балалар проектларын, программаларын тормышка ашыруда ярдәм итү.

Мәктәп укучылар Думасының
бурычлары:


Слайд 4Мәктәп укучылар думасы
Сәламәтлекне
саклау һәм
үстерү комитеты
Оештыру комитеты
Мәгълүмат комитеты
Мәгариф комитеты
Социаль яклау


комитеты

Мәдәният комитеты


Слайд 5Сәламәтлекне саклау һәм үстерү
комитеты
*Укучыларның сәламәтлекләрен ныгытуга кагылышлы проектлар эшләү.
*Спорт ярышлары үткәрү,

тиешле командалар туплауга җитәкчелек итү, иртәнге гимнастика ясауга күзәтчелек булдыру.
*Санитария – гигиена таләпләрен үтәүне тәэмин итү, рейдлар үткәрү.
*Укучыларның тышкы кыяфәтенә (форма, алмаш аяк киеме, шәхси гигиена һ.б.) күзәтчелек итү.

Слайд 6

2.Мәгариф комитеты
*Укучыларда белем алуга карата уңай мөнәсәбәт булдыру, танып белү активлыкларын үстерү, шәхеснең интеллектуаль үсешенә ярдәм итү.
*Өлгермәүче укучылар белән эшне оештыру, аларга шефлык беркетү.
*Дәрес калдыру, соңга калулар белән көрәшне оештыру.
*Укучыларның түгәрәкләргә йөрүе, олимпиадаларда катнашуы, дәфтәр, китап, көндәлекләр торышы-сакланышы өчен җавап бирү.

Слайд 7

3.Мәдәният комитеты
*Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, дөнья мәдәнияте кыйммәтләренә, төрле милләтләрнең гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.
*Мәдәният – масса чаралары үткәрүне оештыру.
*Мәдәният һәм сәнгать яңалыклары белән таныштыруны тәэмин итү.

Слайд 8

4.Социаль яклау комитеты
*Мөмкинлекләре чикләнгән, инвалид, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларга ярдәм итү.
*Укучыларның хокукый белемнәрен үстерү юнәлешендә чаралар оештыру.
*Бала хокукларын яклау буенча эшчәнлек алып бару.
*Мәктәп Уставын бозучыларны булдырмау, тәртип бозучыларны кисәтү, чаралар күрү.

Слайд 9

5.Оештыру комитеты
*Класслардагы укучылар үзидарәсе белән берлектә эшләү.
*Район, Республика Думасы белән элемтәдә булу, уртак социаль проектлар эшләү.
*Дума комитетларының эшчәнлеген оештыру, киңәшмәләр уздыру.

Слайд 10

6.Мәгълүмат комитеты
*Мәктәп Думасы эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту.
*Айга бер мәртәбә “Ай нурлары” газетасы чыгару, анда укучылар эшчәнлеген, мәктәп яңалыкларын яктырту.



Слайд 11Олы Кибәче урта мәктәбе укучыларының
мәктәп Думасы гимны
1.Мәктәп безгә туган йорттай,
Монда

үтә балачак.
Бу вакытлар эзсез узмас,
Әгәр без бергә булсак.
Кушымта
Бездә яшьлек ташып тора,
Бик күп таңнар туасы.
Һәрбер көнне ямьле итәр
Укучылар Думасы.
2.Мәдәният һәм мәгариф,
Сәламәтлек, иминлек,
Оештыру һәм мәгълүмат-
Без шушы алты берлек.

Кушымта
Киләчәк безнең кулларда,
Безне борчый барысы.
Һәр сорауга җавап табар
Укучылар Думасы.
3.Бәйрәмнәр һәм бәйгеләрдә
Без- иң төп киңәшчеләр.
Оештыру-безнең бурыч,
Без-яшь идарәчеләр.
Кушымта
Бездә яшьлек ташып тора,
Бик күп таңнар туасы.
Һәрбер көнне ямьле итәр
Укучылар Думасы.

Без – яшь идарәчеләр


Слайд 12Думаның гербы


Слайд 14






Безнең әләмебез
Безнең әләмебез сыек зәңгәр төстә. Ул тынычлык, аяз күк төсе.

Ай янындагы йолдызлар “Ай” берлеге белән оешмаларның һәрвакыт иңгә-иң куеп эшләүләре турында сөйли.

Эмблемабыз





Эмблемада сурәтләнгән ялкынның өскә үрмәләве –ай яктысында янган йолдызларның- оешмаларның, бергәләп, дусларча эшләвен белдерә.

Берлектә ай саен “Ай нурлары” газетасы чыгарыла.
Даими рубрикалар: “Айда ниләр бар икән?”, “Укучы уйлана, иҗат итә”, “Ял сәгатьләрендә”.


Слайд 15Чакыра безне чаңгы юллары


Слайд 16Яшь шахматчылар


Слайд 17Челтерәгез чишмәләр!


Слайд 18Табигать кочагында


Слайд 19Тизрәк, биегрәк, көчлерәк!


Слайд 20Кыш бабайны көткәндә


Слайд 21Артистлар сәхнәдә сынала


Слайд 22Иң көчсез буын кем булыр?


Слайд 23Без-тимурчылар


Слайд 24Сабантуй-иң күңелле бәйрәм


Обратная связь

Если не удалось найти и скачать презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое ThePresentation.ru?

Это сайт презентаций, докладов, проектов, шаблонов в формате PowerPoint. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика