Саба чишм?л?ре презентация

Содержание

Слайд 1 Саба чишмәләре


Слайд 2Байлар САБАСЫ чишмэлэре:


Слайд 3 Чишмәләр...Алар бөтен тирә-якта да, бөтен төбәктә дә моңлы-җырлы, урман буйларында

да, тургайлар моңына кумелгән..
Бу яктан табигать Сабаны да ким–хур итмәгән. Һәр чишмәнең үз тарихы, исеме, үз матурлыгы бар


Слайд 4САБА ЧИШМЭЛЭРЕ


Слайд 5КЭЛИ чишмэсе
Әйе, Гали Инеш буйлап тагын бераз түбәнгә төшсәк, халык телендә

«КӘЛИ » чишмәсе дип йөртелгән 4 нче хәзинәбезгә юлыгырбыз. Бу урамда «Кәлиләр» нәселен дәвам итүче Кәрим Әминовка сүз бирми мөмкин түгел: «1894 елда туган әтием Әмин исемле иде. Атасы Вәли, бабасы Гали атлы булган. Алар күп мал асрап, татулыкта яшәгәннәр.Төп кәсепләре терлек суеп, ит сату булган. Шулай бөркөнне ит сату сәгате билгеләнгән вакытка кешеләр җыелганнар.Ә Гали абзый кызуланып чыгып киткән җирендә нигәдер тоткарланган. Аны көтеп торучылардан түземлеген җуйган берәү,- кая китәр бу Гали-Кәли, - дип куйган. Безнең нәселнең «Кәли » кушаматын йөртүе менә шул сәгатьтән башланган да инде. Гали абзыйның малайлары Вәли, Габдрәхим, Габдрәшит, ә Вәлинең уллары - Миңнегали, Миңнегариф, Зариф, Хәлил, Әмин исемле иделәр...”
абзый, аның балалары биеп торган атлар белән авылларга чыгып, мал тиреләрен җыеп кайта торган булганнар. Габдрәхим абый да Кильдебәктә шушы эш белән йөргәндә очрата Бәдриҗамал исемле сылу кызны. Һәр эшкә җитез, тынгысыз Гали абый казыган бу чишмә (3нче биттәге рәсемдә) су алучыларны куандырып ага бирә. Берничә ел элек “Сельхозхимия”нең район берләшмәсе тарафыннан өе дә эшләнгәч, бу чишмәгә кер чайкарга килүчеләр бермә - бер артты. Кирпесен салуда катнашкан К.Әминов чыбык сузып утлы да иткәч, чишмә сукмагында кичләрен дә хатын-кыз өзелмәде

Слайд 6КЕРКӘНӘЙ чишмэсе
Вахитов урамы буйлап сузылган ерганакның түбәнге итәгеннән бәреп чыгып,

көнбатышка карап агучы чишмә, 1900 елда туган “Керкәнәй” Каюмының бабасы Габдрахман тарафыннан казылган. Шуңа күрә ул “ КЕРКӘНӘЙ” чишмәсе дип йөртелә (халык аны күпер чишмәсе дип тә атый).


Слайд 7«Минем өчен безнең яндагы Вәликәй чишмәсе- Сабадагы иң истәлекле урыннарның берсе.

Минем бабам исеме белән йөртелә иде. Ул гел карап чистартып торды аны.»- дип искә ала Новосибирск шәхәрендә яшәуче Мәрьям Шәрип кызы Вәлиева….. «Хәзер ана матур итеп әй дә ясаганнар, тирә юне тәртиптә.
( Сиразиева Р.. Саба байларының берсе.- Саба таннары. 10 гыйнвар,1998 ел)

Слайд 8ӘМӘНДЕ чишмәсе
Сүзне авылның көнчыгыш ярына урнашып, көнбатышка таба агучы ӘМӘНДЕ чишмәсеннән

башлыйк. Инешкә иң элек аның суы килеп кушыла. Ни өчен Әмәнде соң ул ?
...Минем әтинең якын дусты, кордашы Кәримулла Әхмәтша улы Мөхәммәтшин (Амаша Кәриме) бездә бик еш булып, иртән килсә, кичкә генә кайтып китәр иде. Элекке тормыш турында сөйләргә ярата иде ул. Аның аңлатуына караганда бу урамда (хәзер Бикет урамы) ат юлына, капка төпләренә түгелгән салам көленнән янгын чыга. Бары авыл читендәге Әмәндерәхим бабай нигезе генә уттан кала…(Ул урында хәзер Нурислам Хабабрахманов йорты). Урамның өлкән кешесе Шәһәрбану ападан Әмәндерәхим бабай турында сорашып, җавап таба алмагач, өстемә салкын су койгандай булды... “Ярый килдең әле, көтә идем ,- дип каршы алды ул өченче баруымда.- Мин кичә көннәр буе уйга чумып, күңелемнән шушы урам кешеләрен барлап чыктым. Теге юлы әйтә алмаган идем.Әмәннәрнең Мөхәммәтрәхим исемле тагын берәү барын сөйлиләр иде. Өч бертуган дип шәйлим мин, тәгаен, нәрсә дип әйтим”.


Слайд 9ТАРАКАННАР чишмэсе
Габдрахман күршесенә килеп урнашкан бертуган Әхмәтҗан, Нигъматҗан, Дәүләтҗан, Мөбаракшаларның

балалары Кадыйр, Шакир, Исмәгыйльләр дә үсеп буйга җиткәннән соң чишмәне карап, төзекләндереп торалар. Бу су чыганагы «ТАРАКАННАР» чишмәсе дигән исем ала. Исеме арткан саен чишмәләрнең кадере дә арта гына. Кемнеке булса да, су алучыларның барысын да куандырып ага бирә ул. Текә ярына яңа баскыч ясаганда, шабашчылар моннан йөрүчеләргә уңайлык тудыру турында уйлап та карамаганнар. (рәсемдә чишмәләр кышкы айларда фотосурәткә төшерелгән)-күчерелде * Саба таңнары,25 май, 1995ел, №55.; *Саба таңнары,27 май, 1995, №56.


Слайд 10БӘДЕРКӘЙ чишмэсе
Көнчыгыш ярдан агып чыгучы өченче чишмәгә килик.Анысын «БӘДЕРКӘЙ» чишмәсе дип

атыйлар. Килдебәктән килен булып төшкән Иблиәмин улы Һидиятулла (Һидайлар,аның БӨРӘ елгасы буендагы чүннигендә 100 баштан артык умартасы булган.) кызы Бәдриҗамал була инде ул. Менә шул килеп ярдан менгәндә үлән арасында казларның су эчкән хәрәкәт ясауларын күреп ала. Килеп караса, чыннан да су икән. Казыгач, чишмә барлыкка килә, соңга таба улак та куела.Бәдриҗамал апа олыгайгач та күп гомерен су буенда мамык җыеп уздырган, чишмәгә күзәтчелек иткән. Ул үзе чишмәгә, Сабада яшәүче 87 яшьлек Таифә апа Гомәрова сөйләвенә караганда, көянтәсенең бер колагына елкылдап торган җиз комган элеп йөргән. Кызыксынучыларга: «юына торган суыма шайтан төкермәс, комганым ябык, суым саф.» -дип җавап биргән,имеш.
«Бәдеркәй» Сабада суның йомшак, давалау үзлекләренә ия булуы белән билгеле чишмә. Бер апа кеше менә нәрсәләр сөйләде миңа: «Яшь кенә кыз баланың бөтен тәнен бетчә баскан. Әбисе кушуы буенча шушы чишмә суын җылымса итеп иртә - кич коендыргач, бер атна дигәндә, бетчәләр юкка чыккан. Күзләре эренләгән кешеләргә дә сихәте тигән».


Слайд 11БАКА чишмэсе
Тәртип буенча бишенче чишмәне дә кем чыгарганлыгы билгеле.
Хәзерге Совет урамындагы

42нче йорт урнашкан нигездә яшәгән Әбелбакый исемле кеше булган ул. Шуннан “БАКА ” чишмәсенә әйләнеп калган.Хатыны Фәхерниса, кызлары Шәмсениса, Гыйль минур, Шамсенур бакча башындагы суга бик теләп йөргәннәр. Әбелбакый абый хатыны вафат булгач, күп еллар ялгыз яшәгән. Кем ярдәмгә чакырса, шуңа тубалын киеп барган, чәчү чәчешкән.
« Бакый олы тубал аскан,
Җәй җитми салмас әле
Синең җир дә, минем җир дә
Чәчелми калмас әле,» -
дип такмак чыгарганнар аның турында. Чишмә казудан тыш, менә шундый изгелеге дә тигән аның кешеләргә. Әбелбакыйны авылда Бака абый дип йөрткәннәр, үзенә дә шулай әйткәннәр.Хәтта үлеме дә шушы кушаматына бәйле рәвештә кешкләр хәтерендә калган.

Слайд 12ЯГУР чишмәсе
Алтынчы саналырга хаклы “ЯГҮР”чишмәсе турында белүчеләр аз.Өлкәннәрдәр бары берничә кеше

генә тулы булмаган мәгълүмат бирә алды. Габделгалләм бабай да: «Ягүрне минем Якуб бабай белгәндер инде,» -дип зурдан кубып сөйләргә ашыкмады. Күңелемдә әз генә булса да өмет кабызырлык сүз эзләп, йөзгә якынлашып килүче Җәмилә апа Хуҗина янына өенә барып кердем. Яше олы булсада, ул өй эчендә үз аягында йөри, күзләре күрә, колаклары ишетә. Аның беренче сүзендә үк ком тавы өстендә алтын бөртеге күреп алгандай хис иттем үземне.
- - Ягүр кем булган соң ул ?
- Кем дип ,чылбырлы урыс дип йөртәләр иде, муенында чылбыры булган диләр. Ә менә каян килгәнен әйтә алмыйм.
- Комган сатучы урыслар күк урыс авылыннан килгәндер инде..
- Әй, тукта әле, ялгышам бугай,-дип уйланып калды әби.
- Дөрестерме – юктырмы, Сабаның бер бае атлар дагаларга алып килгән җиреннән торып калган дип сөйлиләр иде.Чишмәләрне төзәтеп, яңа улаклар да куйгач, халык аны үз иткән .
Дөрестән дә,саваплы эш башкарган Егор, ягъни безнеңчә Ягүр. Ул урында чишмәне генә түгел , басманы да аның исеме белән атап йөртәләр.Ул заманда Сабинка елгасының ярлары бер-берсеннән ерак булмаган, әмма текәлеге белән күп мәшәкатьләр тудырган. Менә шунда кешеләргә тагын ярдәмгә килә Ягүр. Янәшәдә үскән агачларны кисеп, бик әйбәтләп басма ясый, аларны такта урынына тезеп чыга. Кичләрен исә яшь егетләр бу агачларны кузгалтып су ташучы кызлар егылырлык итеп куйганнар.
Моннан 70 еллар элек авылның тау башы ягы егетләре кача –поса аръяк кызы янына килгәч һәм сөйләшеп туйгач, мондый җавап ишетә торган булган:
Җаныем, бар, кайт инде,
Соңга калсаң куркырсың,
Ягүр басмасын чыкканда
Кольһуаллаһ укырсың .


Слайд 13ЯГУР чишмәсе


Слайд 14

Сигезенче чишмәбез 1866 елда туган Газизҗан абыйга, аның әтисе Әхмәтҗанга, бабасы

Габбаска бәйләнгән. Бу нәселнең төп кәсебе ат асрап, симертеп сату булган. Газизҗан абый бик кызу сөйләшкән. Кешеләр аның сүзен аңламагач, бер-берсеннән сораша торган булганнар. “Пә-пә дип әйтте,”- дигән берсе. Чишмәгә дә әнә шул кушамат тагылган. Газизҗан абый 25 яшьтә 17 яшьлек Мәймүнәбануга (Гали кызы) өйләнеп, аларның 14 балалары булган: 5 кыз, 9малай (Гафифәбану, Габдуллаҗан, Мөбәрәкҗан, Габдерәхим, Нәҗип, Сәгыйть, Габделмәҗит, Йосыфҗан, Габделбарый, Зәйнәп, Мөхәммәткәшиф, Мазлумә, Тәкъмилә) әтиләре казыган чишмәдән су ташыганнар. Ничә буын Саба халкына хезмәт иткән бу чишмә, плотина эшләгәч,хәзер су саркып утыра торган урынга әйләнде. Суы: “ Безне күмелүдән коткарыгыз,” – дип ага төсле.


Слайд 15КЕЛТЕР чишмэсе
Көнбатыш ярдан көнчыгышка карап агучы җиденче чишмә -
КЕЛТЕР чишмәсе

дип атала .Элек аның турындагы тау өстендә Сәхибулла (Безди Сәхип) абыйның тутасы (апасы) Сәхипҗамал йорты булган. Ул үлгәннән , йорты улы Шаһиәхмәт абыйга калган. Анысы исә кулдан ясалган йон тетү җайланмасы белән өязгә чыгып йөргән, акча эшләгән. Бервакыт Шаһиәхмәт йон тетеп җыйган акчасына Мамадыш якларыннан ашлык суыру машинасы алып кайта. Сабада беренче машина була әле ул. Халык Шаһиәхмәт йортына агыла. Ат арбасына 4-5 ир-ат күтәреп сала торган кулдан әйләндерелүче бу машина хуҗасына ялынучылар күбәя. Менә шунда ул: “Ярар, карышмам , килеп келтер-келтер итеп китәрмен,”-ди торган булган Хезмәте өчен кечкенә генә чиләк белән ашлык ала. Кыскасы ,Шаһиәхмәткә “Келтер” кушаматы тагыла, моннан тыш авылдашлары аны гадел булмый дип, артык ашлык алмаганы өчен “Гадел Шаһи”,дип тә атыйлар.Тау итәгендә ул төзекләндереп торган чишмә бүген дә аның кушаматы белән әйтелә. Суының керне яхшы агартканлыгын элек-электән белгәннәр, тозлы дип мал-туар эчәр өчен ташыганнар.



Слайд 16ХАҖИ чишмәсе

ХАҖИ чишмәсе (9нчы),Сабада туып тату гомер кичерүче Хуҗиәхмәт гаиләсендә

Әлмөхәммәт, Хаҗи, Разия, Шәмсетдин дөньяга киләләр. Әти кеше икенче улын башлы-күзле иткәч (Тимершык кызы Гафифәгә өйләнгән), аңа хәзерге Совет урамы,16 нчы йорт нигезендә йорт салуда булыша. Тормыш буыннан-буынга күчеп дәвам итә.Хаҗи абзыйның үз балалары Ситдыйк, Мәйсүфә, Маһитап, Мәгүрүфә, Хәтимә үсеп буйга җитәләр, бакча башларындагы әтиләре казыган чишмәгә суга йөриләр.
Хәзер инде әтиләре Хаҗи Хуҗин нигезендә балаларның берсе дә яшәп калмаган Язмыш җилләре аларны ил-җир буйлап төрле якларга тараткан. Мәсәлән , Маһитап апа Тула өлкәсендә яши, ә Хәтимә апа Сәмәркандта.
Хаҗи чишмәсен гомерләренең соңгы елларында Арча районыннан килгән Сөнгатулла Хәлиуллин (милиция хезмәткәре иде) карап төзекләндереп торды. Шуңа күрә халык арасында Сөнгатулла, Хәлиуллин чишмәсе диючеләр дә бар.


Слайд 17ЧӨГЕНДЕР чишмәсе хэм ЧОКЫР чишмәсе
Унынчы чишмә . Аны котырынып үскән

үләннәр арасыннан табуы да кыен һәм аның барлыгын санаулы кешеләр генә белә.
-Борынгыдан ЧОКЫР чишмә дип йөрттеләр үзен,-диде Мәхүпҗамал апа.-Чәй эчә торган чокырга охшаган иде ул. Ташларына кадәр бер төсле иде. Теге кем атлы байдан калган ул. Бик җиренә җиткереп эшләгәннәр иде. Хәзер ни хәлдәдер әйтә алмыйм...
Әйбәт түгел шул. Су буенда казлар куучы бер ханымның әйтүенә караганда, чишмәнең ташларын олыгаеп килүче агай өенә ташыган булса кирәк. Аблаковтан калган әлеге “корылманы” кире үз урынына кайтара алсак, бездән киләчәккә тарихи табигать һәйкәле булып барыр иде.
ЧӨГЕНДЕР чишмәсе. Аның турында мәгүлүмат алу өчен 90яшҗне узган Әсмабикә апа Фазылова белән очраштым.”Ул чишмә иске зират янәшәсендәге тыкрык турысында ук.Ә тыкрык эчендәге өйдә Хәйрулла бабай белән Мәрьям әби яшәделәр. Малайлары Шәйхелислам пә-пә Газизҗаннарда мал чалып торды.”Мин казлар тешләмәсен өчен әнинең итәгенә ябышып чишмәгә төшкәндә әнидән мондый такмак ишетә идем:
“ Хәмәй чишмәсенә төшик,
Киндерне тукмакларга...”


Слайд 18ТАҢСЫЛУ
“ИЗГЕЛӘР чишмәсе”-“ ТАҢСЫЛУ”. Ул иске зиратның урта бер җирендә диярлек, беркем

казып чыгармаган килеш ага. Өлкәннәрнең сөйләвенә караганда, бу чишмә, көньяктан Сабага китерүче олы юл өстендә булганлыктан, юлчылар анда туктап, атларына су эчереп, үзләре юынып, хәл алып, хәер салып китә торган булганнар. Шулай бервакыт (Саба базарын күрергә килүче) бер әбине чишмәдә юындыргач, яулык салдырмый гына баш түбәсенә су тамызырга кушкач: “ Аллаһы Тәгаләм изгелегеннән миңа да өлеш чыгарды, күз алларым яктырды. Нинди матур таң, чишмәсе нинди сылу,”- дигән имеш. Авылларына кайткач каршыларга чыккан туганнарына улы “Әбине Таңсылу чишмәсендә юындырдым, танырсызмы?”- дип сорый. Исем менә шулай туа.


Слайд 19ЗӨЛХӘБИРӘ

Өмә елгасына (Өми дип тә атыйлар) урнашып, аның төньяк ярыннан агучы

унөченче чишмәгә «ЗӨЛХӘБИРӘ» исеме бирелгән. З.Мөхәммәтрәхимова 1898 елгы Саба кызы. Ул үзенең өен авыл башына – елга кырыена күчереп салу уе белән яна, тик ул заманның кырыс законнары шартларында мондый рөхсәт бирелми. Буш вакытлары булса, Зөлхәбирә елга буйларын урап кайта. Җанына тынгы эзли. Анысын тапкандырмы, юктырмы, ә менә чишмә таба. 1946 елның җәе була ул. Аның рәхмәтле куллары белән казып чыгарылган чишмә, кояшны күрүенә шөкер кылгандай, челтерәп агып китә. Еллар үтеп, күп санлы маллар таптый башлагач, аның суы тагын саркый гына. Бары 1982 елда ул тирәгә Роза һәм Раил Нигъмәтҗановлар күченеп киләләр һәм әлеге чишмәне яңадан су алырлык хәлгә китерәләр. Алар бу чыганакны кем тапканлыгын белмәсәләр дә, Ленин урамында элек-электән яшәүчеләр өчен ул һаман да куш йөрәкле Зөлхәбирә чишмәсе.


Слайд 20СИРАЖЕТДИН чишмэсе

Сабаның Мәктәп урамындагы Габделнур Җиһаншин йорты янәшәсендәге ерганак читеннән,

без исәпләгәнчә, 14нче чишиә башлана. Аның исемен өлкәннәрнең күбесе әйтеп бирә алмады.
- Белсә Хатмулла абый гына беләдер,-диделәр миңа.
- Без бәләкәйдән Сираҗетдин чишмәсе дип йөртүләрен ишетеп үстек, -диде Хәтмулла абый.- Элек ул тирәдә бернинди каралты-кура юк иде, ә басуны Сираҗетдин биләмәсе буларак беләм:
- Ул бик тырыш, үз көченә ышанып көн күрә торган кеше булган. Елы–елы белән 100 баштан артык сарык тоткан. Көтүнең бер башы авылга керсә, икенче очы басуда иде,- диде Габделгалләм бабай

Слайд 21 Унбишенче чишмәбез дә аны казып чыгаручы кеше исеме белән

атала. Ул 1898 елда туган Нурмөхәммәт Ярмөхәммәтов. Сабада осталыгы белән дан тоткан тимерчене куандырып гаиләдә- Нәҗип, Сәлимә, Мәҗит, Саимә, Хәлимә, Фәрит, Фирдәвес туа. Алар шушы чишмә суын эчеп, аны төзекләндереп торалар. Кызганыч, плотина ясаганда НУРМЫЙ чишмәсе балчык белән күмдерелде. Халык телендә исеме калсада, күрсәтер урыны юкка чыкты

Унбишенче чишмәбез дә аны казып чыгаручы кеше исеме белән атала. Ул 1898 елда туган Нурмөхәммәт Ярмөхәммәтов. Сабада осталыгы белән дан тоткан тимерчене куандырып гаиләдә- Нәҗип, Сәлимә, Мәҗит, Саимә, Хәлимә, Фәрит, Фирдәвес туа. Алар шушы чишмә суын эчеп, аны төзекләндереп торалар. Кызганыч, плотина ясаганда НУРМЫЙ чишмәсе балчык белән күмдерелде. Халык телендә исеме калсада, күрсәтер урыны юкка чыкты


Слайд 22ОРКЫЯ чишмэсе Завод урамы тавы астындагы чишмэ.



Слайд 23
Чишмәләр бит әле алар татар жанынын илхам чыганагы да. Аккан суга

карап кем туйган дибез.
Коръәндә дә бит ин әвәле болай дип әйтелгән «Эчкән суларыгыздан хәбәр бирегез!».
Әгәр инде эчкән суларыгыз пычранган, сафлыгын жуйган булса, тиз арада изге чишмәгә ярдәм кулы сузыгыз. Аккан сулар бит алар Ходай Тәгаләнең иң олы нигъмәте. Адәм баласы ашар ризыгын көч куеп табарга тиеш булса, тау битеннэн бэреп чыккан чишмәнең суын иелеп эчәр өчен бернинди тырышлык та куясы тугел. Юкка гынамы ни зәмзәм суы хаҗ кылу урыны санала. Зәмзәм сулары бездән ерак, чишмәләребез янда гына.
СУЛАРЫ САЕКМАСЫН АЛАРНЫҢ!




Слайд 24ИГЪТИБАРЫГЫЗ өчен

РӘХМӘТ

Обратная связь

Если не удалось найти и скачать презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое ThePresentation.ru?

Это сайт презентаций, докладов, проектов, шаблонов в формате PowerPoint. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика