Өй эшләрен хәзерләгәндә әти-әниләргә ярдәмгә презентация

Өйгә эшләрне хәзерләгәндә мөһим әйберләр: Бала мәктәптә кызыксынып укыймы Яхшы укучы булу аның өчен мөһимме Баланың нерв системасы һәм характеры Өйгә эшләрне хәзерләгәндә ата аналар белән балалар

Слайд 1Өй эшләрен хәзерләгәндә әти-әниләргә ярдәмгә
Балаларны мөстәкыйльлеккә өйрәтү - аларның киләчәген

кайгырту ул.



Слайд 2Өйгә эшләрне хәзерләгәндә мөһим әйберләр:
Бала мәктәптә кызыксынып укыймы
Яхшы укучы

булу аның өчен мөһимме
Баланың нерв системасы һәм характеры
Өйгә эшләрне хәзерләгәндә ата аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәт

Слайд 3 Алган белемнәр һәм аларны тормышта куллана белү
уку сәләтен үстерү

һәм ныгыту
дәресләрнең эмоциональ йогынтысы
- канәгатьләнү яисә канәгатьсезлек
- үз көчеңә ышану яисә ышанмау
Ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәт
- уңай яисә тискәре

Укуның 4 нәтиҗәсе:


Слайд 4 Дәрес хәзерләү урыны. Иркен,бөтен әйберләрен куя алырлык. Якты.Яктылык уртадан,яки сулдан

төшә аяклар идәнгә тиеп торырга тиеш.
Өй эшләрен мәктәптән кайткач 1-1,5 сәгатьтән соң хәзерләсә яхшырак,чөнки бала ял итәргә өлгерә,ә өй эшләреннән , уеннан армаган була
Телевизор карау ял итү түгел
Баланың тамагы яхшылап туйдырылган булырга тиеш
Дәрес хәзерләргә комачаулаучы факторлар : телевизор, компьютер һ.б. эштән туктатып торыла.

Нәрсәдән башларга?


Слайд 5Эшне дневниктан башларга.

№ 1 Баланы начар билге өчен сүкмәгез
№ 2 

Көндәлекне карагыз,бөтен өйгә эшләр язылмаган булса язуны таләп итегез
№3 Балага дневникның аның дусты булуын аңларга ярдәм итегез
№4 Көндәлекнең бер атна алдан тутырып куелуын таләп итегез, чөнки,кайбер дәреләр атнага бер генә керә.
№5 Баланы пөхтәлеккә өйрәтегез. Көндәлек –ул документ.


Слайд 6 Дәрес хәзерләгәндә баланы төрле сораулар белән борчымагыз
Бала дәрес хәзерләгәндә

аны җәлеп итәрлек кызык темаларга бүтәннәр белән дә сөйләшмәгез.
Баланың уңышларын күреп артык мактап ташламагыз, бу да баланың игътибарын алырга мөмкин.



Слайд 7 өй эшләрен хәзерләүгә таләпләр
Һәрбер фәннән өйгә эш хәзерләүгә 30

минуттан да артык вакыт китмәскә тиеш.
Һәр 15-20 минут саен тәнәфес ясалырга
Ару билгеләре-баш авырта,эч авырта,хәлсезлек
Начар билге алган баланы ял , саф һавада булудан мәхрүм итәргә ярамый
Бала авырганда дәрес хәзерләргә мәҗбүр итәргә ярамый
Язу фәннәрен телдән фәннәр белән чиратлаштырырга кирәк
Өйгә эшне бирелгән көнне хәзерләү әйбәтрәк,чөнки өйрәнелгән тема онытылмый,киресенчә ныгытыла

Слайд 8өй эшләрен хәзерләүгә таләпләр
Уку фәннәре авыр бирелә торган баларга параграф текстларыннан

соң бирелә торган сорауларга игътибар биреп,шул сорауларга җавап табып укырга өйрәтергә. Иң элек параграф артындагы сорауларны укысын, аннан шул сорауларга кирәкле информацияне табарга өйрәнсен.

Бала өчен өйгә эшне үзегез эшләмәгез, Бары тик авыр өйгә эшне эшләргә ярдәм генә итегез. Үзегез эшләп биреп, сез баланы мөстәкыйльлеккә өйрәтәсе урынга ялкаулыкка гына өйрәтәсез.


Слайд 9өй эшләрен хәзерләүгә таләпләр

И уку ,чит телдән өйгә эшне берничә

тапкыр кабатларга кирәк
Ял көнгә дәресләр калдырмаска тырышыгыз
Өйгә эшләрне әзерләгәндә балага психологик ярдәм кирәк
Баланың кимчелекләрен гел әйтеп тормагыз, ул мин ата-ананың өметләрен аклый алмыйм икән дип борчылачак

Слайд 10 Балада укуга уңай караш тәрбияләү өчен:
Баланың хаталарын күреп көлмәгез,ачуланмагыз,
алдагы

хаталарын исенә төшермәгез,ә бәлки хаталарны табарга,төзәтергә, каян килеп чыкканын аңларга ярдәм итегез.
Контрольне хаталарны төзәтү өчен генә кулланмагыз. Баланы мактап та алыгыз.Бүгенге эше кичәгедән яхшырак булуына игтибар итегез,үз көченә ышаныч арттырыгыз

Слайд 11 Ничек итеп балага өйгә эшләрне хәзерләгәндә ярдәм итәргә
Дәрес хәзерләргә

вакытында утырырга ияләндерергә.

Бала кружоккка йөрсә,дәресләрне соңрак хәзерләргә була, ләкин дәрес хәзерләү вакыты кичкә калырга тиеш түгел.

Слайд 12Ничек итеп балага өйгә эшләрне хәзерләгәндә ярдәм итәргә
Бала дәрес хәзерләгәндә

ял итеп алырга тиеш
Дәресеңне хәзерләмичә өстәл яныннан китмисең дигән сүз дөрес түгел.
Ял өчен 5 минут вакыт җитә.( физик күнегүләр эшләп алырга мөмкин)
4-5 сыйныф укучысы 2 сәгать дәрес хәзерләргәтиеш.


Слайд 13Ничек итеп балага өйгә эшләрне хәзерләгәндә ярдәм итәргә
Мәктәптә бирелгәннән тыш

өйгә эшләр бирмәгез.
Мәктәп дәресләреннән соң баланың эшләү сәләте кимегәнен онытмагыз

Слайд 14Ничек итеп балага өйгәэшләрне хәзерләгәндәярдәм итәргә
Класста начар эшләнгән эшне яңадан


Аны тикшереп чыгарга,хаталарын төзәтергә мөмкин, ләкин кире күчереп язу эшлисе килүтеләген бетерү, баланың үз көченә ышанычны югалта
Бөтен дәреләр дә хәзерләнеп беткәнме икәнен тикшерегез
Бала өйгә эшләрне эшли алмаса аңлатыгыз,укытучыга мөрәҗәгать итегез

Слайд 15Ничек итеп балага өйгәэшләрне хәзерләгәндә ярдәм итәргә
Баланың мөмкинлегеннән чыгып өйгә эшләрнең

чиста, пөхтә эшләнелүен таләп итегез.

Балага кайчанга хәтле ярдәм итәргә? Баланың үз эшен узе оештыра алу, уз-үзенә бәя бирү мөмкинлеге булганчы. Башта ияләнгәнче бала янында утырып торасың , дәрес хәзерләү гадәткә кергәч, балага мөстәкыйльлек бирә башлыйсың. Ләкин барыбер контрольне югалтмаска кирәк.


Слайд 16
Бала өчен эшләмәгез! Бала белән бергә эшләгез! Әкренләп ул барысын да

үзе эшләргә өйрәнәчәк!

Баланы тәртипкә өйрәтегез. Дәрес хәзерләп бетерүнең соңгы этабы – портфель тутыру. Эш беткәч бала иртәгесе уку көненә кирәк бөтен әйберне сумкасына тутырып куярга тиеш. Бу аңа үз-үзенә ышаныч тудырырга ярдәм итә, психологик яктан тынычландыра.


Обратная связь

Если не удалось найти и скачать презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое ThePresentation.ru?

Это сайт презентаций, докладов, проектов, шаблонов в формате PowerPoint. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика