Йолдыз Шарапова презентация

БИОГРАФИЯ Балалар шагыйрәсе Йолдыз (Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова-Шәрәпова) 1962 елның 10 апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы әнисе белән әбисе тәрбиясендә уза. 1979 елда Яңа

Слайд 1ЙОЛДЫЗ ШАРАПОВА

Татарстан Язучыылар берлеге әгъзасы.(1995) Татарстан республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе. (2012)


Слайд 2БИОГРАФИЯ
Балалар шагыйрәсе Йолдыз (Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова-Шәрәпова) 1962 елның 10 апрелендә

Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы әнисе белән әбисе тәрбиясендә уза. 1979 елда Яңа Тинчәле урта мәктәбен тәмамлап, укуын Казан университетының филология факультетында дәвам иттерә. 1984 елда университетны уңышлы тәмамлап чыккач, бераз «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр, аннан Биектау район газетасында корректор булып эшли. 1986 елдан ул «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында эшләде. Хәзер «Шәһри Казан» газетасында хезмәт куя. Йолдыз — әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган каләм иясе. 1994 елда аның «Антенналы бәрәңге» дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә һәм китап укучылар арасында үткәрелгән «1994 ел китабы» конкурсында икенче урынны яулый. Хәзер Йолдыз — балалар күңеленә хуш килгән алты  китап авторы. Аның балалар психологиясен нечкә тоеп, дөньяны тану-кабул итүдә бала аңындагы индивидуаль үзенчәлекләрне аңлап-белеп, үз күңеле аша уздырып, йөгерек тел белән язган шигырьләрендә юмор да, гыйбрәт тә, моңсулык та табигый рәвештә бергә үрелеп бара. Шагыйрә 2002 елда республика журналистларының «Бәллүр каләм» бүләгенә, ә 2004 елда балалар әдәбиятындагы хезмәтләре һәм «Колаклы коймаклар» китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләгенә лаек булды. 
Татарстан Язучыылар берлеге әгъзасы(1995). Татарстан республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе. (2012)

Слайд 3БАСМА КИТАПЛАР
Антенналы бәрәңге: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1994.—63  б.—10

000.
Зоопарк-Әлифба: Шигырьләр.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 1997.—32  б.— 15 000.
Шигырьле чәй: Шигырьләр, әкият.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1999.—64 б.—3000
Колаклы коймаклар: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.—64  б.—5000.
Җавапсыз сорау: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2007.— 64 б.— 5000.
Ярый әле..  Шигырьләр. – Казан Идел –пресс 2008. – 128 б. –1000.
Каен  алмасы. Шигырьләр. – Казан. Идел –пресс 2011. – 128 б . – 3000.    
Ялкау тел Ленивый язык Стихи с переводом Казан. Хәтер 2013 48 б.– 5000.
Колакчын кигән кояш Шигырьләр-Җырлар Казан. Сүз 2013 128 б. –1000.
Зоопарк Әлифба Шигырьләр Казан. Хәтер 2015 48 б. –1000.
Күңел кыңгыраулары Колокольчики души. Поэмы в двух языках (Тат-рус) Сүз. 2015 96 б. –500.
Сәяхәтче чемодан.Шигырьләр-Әкиятләр. Казан. Рухият.2015 80 б. –1500.


Слайд 5 ОТЗЫВ НА ТВОРЧЕСТВО ЙОЛДЫЗ ШАРАПОВОЙ

Йолдыз Замалетдинова-Шарапова стихи начала писать рано, в

начальных классах. Первые ее стихи печатались в районной газете “Байрак”.В студенческие годы в годы учебы в КГУ она участвовала в в закрытом телевизионном конкурсе и заняла призовое место. А серьезные творения совпали с годами  работы в газете”Сабантуй”. Эта газета помогала молодой поэтессе найти кредо, воспитала, как детскую поэтессу.В 1994 году на свет появилась ее первая книга “Антенналы бәрәңге”(“Картошка с антенной”) и сразу же нашла своего читателя  и  стала обладателем   премии конкурса “ Книга года  1994”. Стихи Йолдыз юные читатели полюбили сразу. Поэтесса хорошо знает детскую психологию, она их понимает с полуслова, по глазам. ведъ она  полноправный житель страны детства. Поэтому  детские душевные состояния проходят и  через душу поэтессы. В настоящее время она автор семи самостоятельных книг. которых нет уже в книжных магазинах, они все проданы, в руках читателей и многие ее стихи вошли  в сборники для детей и в школьные учебники Книга “Колаклы коймаклар”(“Оладьи с ушами”) в 2004 году стала обладателем премии им. Абдуллы Алиша). Йолдыз Шарапова и по натуре вдохновленный человек.  Она любит свою Родину, свой язык, свою культуру,одним словом, жизнь. И маленьких своих читателей  своими стихами незаметно, с шутками учит  этому. Ее интересует все: и экология, и  проблема родного языка, история и будущее. Вот поэтому  тема ее творчества очень широкая и разнообразная. Она  любит встречаться со своими юными читателями. в Татарстане нет уже такого района, где она  не побывала в командировках и организовала  литературные встречи. Не откажется и от поездок и за пределами республики. Она хорошо понимает , что татарская диаспора, живущая  не в Татарстане еще больше нуждается в литературном слове  и национальной культуре. Она постоянно ходит на собрания Союза писателей РТ, особенно где обсуждаются творчество молодых литераторов. У нее всегда есть свое мнение, ведъ многие начинающие писатели  обращаются именно к ней. Она многих згнает с детства, следит за их творчеством и  уверенно дает рекомендации для поступления в Союз писателей.РТ. Шарапова Й.А. активно участвует в ќизни Союза. Большую помощь оказывает в работе с  юными поэтами, писателями, которые еще учатся в школах. Организует творческие конкурсы среди юных дарований, где определяются новые имена. Своим творчеством и литературной деятельностью   она вносит  значительный вклад в сохранение и приумноженние культурного и литературного наследия  татарского народа.
 
Председатель правления Союза писателей РТ.


Слайд 6Йолдыз — күңеле белән, фикер йөртүе белән чын балалар шагыйре. Аңа

балаларча уйлый белү, моңсулана белү хас. Шуңа күрә дә шигырьләре табигый, балаларның үзләренчә килеп чыга. Ул балалар арасына бик тиз керә белә. Шигырьләрендә балалар тормышына гына хас вакыйгалар, сөйләшүләр, бәхәсләр тудыра. Аның нәни геройлары тапкыр да, шаян да, шул ук вакытта моңсу да. Алар бернинди ситуациядә дә югалып калмый торган, һәр сорауга җавап таба торган малайлар, кызлар. Алар — гаҗәпләнә, соклана, эзләнә, таба торган тиктормаслар. Аларның әле чын мәгънәсендә беркатлы сабый чаклары.

Роберт Миңнуллин, Татарстанның халык шагыйре. 1998


Слайд 7Шактый еллар «Сабантуй» газетасында эшләү, төрле мәктәпләрдә булып, балалар арасында кайнау

һәм, ниһаять, үзе ана булу нәтиҗәсендә, шагыйрә хәзерге заман балаларының тормышларын, уй-кичерешләрен һәм омтылышларын яхшы белә, аларны конкрет поэтик детальләр һәм образлар аша сурәтли. Ал арда коры үгет-нәсыйхәтнең эзе дә юк. Шигырьләрнең теле дә балаларның үзләре кебек йөгерек. Шуңа күрә алар бик җиңел укыла һәм шунда ук хәтергә дә сеңеп кала.

Хәкимҗан Халиков, шагыйрь. 1995


Слайд 8«Антенналы бәрәңге» дигән беренче китабының исеменнән үк күренгәнчә, ул авторның бай

фантазиясенә, шартлы шигъри фикерләвенә корылган шаян, мавыктыргыч, кызыклы һәм гыйбрәтле шигырьләрен үз эченә ала. Шагыйрәнең күзе үткен, хикмәтле фикерләүгә, юморга күңеле сизгер, бала күңелен, бала табигатен әйбәт белә.

Равил Рахманы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче. 1995


Слайд 9Йолдыз Җамалетдинова шигырьләрен сөенеп укыдым. Карасана, татар баласының табигатен, тәмле телен

белеп, тоеп, сабыйның үзедәй ихлас язылган ич! Иплелек, җыйнаклык хас аларга. Кайчакта, тизрәк әйтеп бирергә ашыккан бала сыман, йотлыга-йотлыга сөйләү дә сизелгәли. Бусы да тулышкан илһамның юл табып ашкынуыдыр. Балачак көзгесендә олылар дөньясы чагылу, шул гамь-шаянлыктан алып уйчанлыкка кадәр булган кичерешләр шигъри сүзне мәгънәле итә.

 
Шәүкәт Галиев, Татарстанның халык шагыйре. 1995


Слайд 10БИБЛИОГРАФИЯ
1. “Татар дөньясы. Татарский мир” №10, 2011 Йолдыз (“Язилә.” “Әби хәйләсе”,

“Әни –Кояш”, “Йокы кайда качкан?” “Матурлык”, “Мәчет нуры”. 2.”Семейный портрет в интерьере” ( о семье  поэта, журналиста Шараповой Йолдыз) Ирина  Яврян. “Молодежь Татарстана” 2002. 27 апрель. 3. “Я в своей тарелке!” (штрихи  к портрету Шараповой Йолдыз) Сария Санеева. “Республика Татарстан” 2002 8 марта. 4.Й.Шарапова.Төркия кибетендә татар җыры. “Татарстан яшьләре” 2010,26 сентябрь. 5.”Күчтәнәч” журнал,№10,2011.Тулысы белән Йолдыз иҗатына багышланган. 6.Й.Шәрапова.”Кызым үземә охшаган”,”Сөембикә” 2008,    №11. 7.Ф.Сабир. “Калыпта түгел,кальбтә”.(Й.Шәрапова гаиләсе турында) “Кыйбла” журналы, 2008 ел,№2 8.Ф.Ибраһим. “Салават күпере төсле” (Й.Шәрапова портретына штрихлар) “Юлдаш”(“Дулкын”) 2008,№ 40 9.Л.Заһидуллина. “Бер түгел, биш бала алыр идек.”Й.Шәрапова гаиләсе турында “Акчарлак”(“Татар хатыны”) 2011 №3 10.Р.Мөхәммәтова “Шагыйрә Йолдыз Шәрапова:”Ташландык кыз эзләдем” “Акчарлак” 2007. 17 май. 11.Ф. Шәрәфетдинова. “Язмыштан качып булмый” (Й.Шәрапова гаиләсе турында) “Ватаным Татарстан” 2006 №9. 12.”Тылсымлы елмаю” (Балтач районы Борбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәбе укытучысы Римма Закированың Й.Шәрапованың 2нче сыйныф дәреслегенә кергән шул исемдәге хикәясенә  анализ-дәрес.)”Мәгариф” 2010 №9 13.Йолдыз. ”Бүләк” (шигырь) “Мәгариф” 2009,№2 14.”Балачак иле йолдызы” ( бер бәйләм шигырьләр) “Чаян” 2005,№17 15Й.Шәрапова. “Денди”, менә син ниди! “Чаян” 2001№14 16.Й. Шәрапова. “Такташ якташлары.” “Сабантуй” 2011, 12 март. 17. Йолдыз “Дәрҗия”, “Белмәмеш”(шигырьләр).”Салават күпере” 2005 №4 18.Ә.Миңнуллина. “Исеме дә Йолдыз, үзе дә.” “Байрак” 2007 25 апрель. 19.Йолдыз. “Сәбәп”. “Әнием”. “Бәхәс”. “Ни файда?” “Әдәпле сыер.”” Мактану”. “Чаян” 1996 №22 20. Йолдыз Шәрапова. (шигырьләр) “Шәһри Казан”2004, 22 октябрь. 21.Йолдыз. “Туган көн бүләге” (сценарий) “Сабантуй” 2007,8 декабрь. 22.Й.Шәрапова. “Кешенең бәласе – үз җанын ишетмәүдә” “Аҗаган” октябрь, 2010 23.Й. Шәрапова “Үткән гасыр кайтавазы.” “Сабантуй” 2008. 9 май. 24.Й. Шәрапова.”Әни кирәк!” “Сабантуй” 2007, №39. 25.И. Лотфуллина, “Йолдыз иҗатынның гомерле булуына ышанам.” “Шәһри Чаллы” 2007, 4 май. 26.Йолдыз. “Офыкта – гаҗәеп ил” (шигырь) “Сабантуй” 2008,13 декабрь. 27.Й.Шәрапова.”Соңлаган рәхмәт”, “Шәһри Казан” 2010 5 март. 28.Й. Шәрапова.”Сәләт” дигән дәүләт. Кичә, бүген, иртәгә.” “Сабантуй” 2010, №10 29.й. Шәрапова. Китап “дәръясы киңәя.” “Сабантуй” 2010, №42 30..Й. Шәрапова. “Җәһәннәмгә әйләнгән җәннәт.” “Татарстан яшьләре” 2011, 12 март. 31.Й. Шәрапова. Күңелем – күктә (КДУның физика факультеты  асторномия һәм космик геодезия кафедрасы мөдире Наил Сәхибуллин белән әңгәмә)” Сабантуй” 2009, 9 май, 32.Йолдыз.”Әй, тузына.” “Түрәләр.” “Алла сакласын!”(шигырьләр) “Чаян” № 22, 2009. 33.Йолдыз “Язилә.” “Дәрҗия.”(шигырьләр)”Салават күпере” 2007, №5 34.Йолдыз. “Тал песие” (шигырь) “Салават күпере” 1991, №3 35. Йолдыз (шигырьләр) “Мәгариф” 2002, №3 36.Н.Фәлахова. “Шигырьле чәй” (Йолдыз иҗаты буенча сценарий) “Мәгариф” 2007, №6. 37.Йолдыз (Шигырьләр) “Сабантуй” 1994 5март. 38.Йолдыз (шигырьләр) “Көмеш кыңгырау” 1994, 6 мапрт. 39.Й. Шәрапова. “Урамнар тел “сындыра” “Мәгърифәт” 2010, 23 апрель 40.Йолдыз ( стихи на чув. языке) “Тетте”( җурнал для детей на чув. языке)       2007, №2 41.Ш. Галиев. Ана күңеле – шигырьдә.(Йолдыз иҗаты турында) “Сабантуй” 1996 ,“ август. 42.   Р. Миңнуллин.Йолдыз. Шагыйрь генә булып калалмадым. Йолдыз. Казан. матбугат йорты 1998. 43. И.Солтан. “Йолдызлы авыл.”(Йолдыз иҗаты турында).”Шәһри Казан” 2000, 31 март. 44.А.Абдуллина. Хыялый галәм йолдызы” (Йолдыз иҗаты турында) “Шәһри Казан” 2004, 2 июль. 45.Халиуллин И. Канатлы дөнья Яңа Тинчәле таңы. Казан Идел– Пресс 2006. 46. Йолдыз Шигырьләр (“Исем.” “Өйрәнсен.” “Пычранмаган”) “Казан утлары” 2010 ‛№ 6. 47.Ринат Мәннан.Йолдыз апа әлифбасы. Казан. “Школа” 2010 48.Балачакта калабыз. Казан татарстан китап нәшрияты 2004. 49.Закирова К.В. Кадыйрова Р.Ә. Әхлак нигезе – матур гадәт. Йолдыз шигырьләре дә кергән. 50.Төзүчеләре  Р.Миңнуллин, Т.Юзеева. Илдар Юзеев Казан 2008. 51.Балачак әдипләре Казан 2008. 52,Шакирова Т. Юл хәрәкәте билгеләре Йолдыз Шәрапова шигырьләре файдаланылды. Казан 2009. 53.Балчак энциклопедиясе. Казан 2009. 54. Алиш варислары (төзүче Р. Корбанов) Казан 2010.  55.Хатыйп Миңнегулов турында  Казан Идел-пресс 2009.(Й.Шәрапова Туган  тел),  56.Буинская энциклопедия Казан, 2010. 57. Йолдыз Песнәк. “Акчарлак.”( “Кошлар” Тат. китап нәшрияты, 2007)       

Обратная связь

Если не удалось найти и скачать презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое ThePresentation.ru?

Это сайт презентаций, докладов, проектов, шаблонов в формате PowerPoint. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика