УКЫТУЧЫ ЕЛЫ презентация

ЧИКАНАС БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШУ Кеше үзе түгел, ә аның гамәлләре мактауга лаек. (Мишель де Монтень)

Слайд 1УКЫТУЧЫ ЕЛЫ
“Сез иң гүзәл кеше икәнсез”
Чиканас башлангыч мәктәбен төрле елларда

тәмамлаган укучылар белән очрашу кичәсе

8 МАРТ 2010 ЕЛ
ЧИКАНАС АВЫЛЫ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ
Төзеде: Вафина Халидә Фоат кызы

Слайд 2ЧИКАНАС БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШУ

Кеше үзе түгел, ә аның

гамәлләре мактауга лаек. (Мишель де Монтень)

Слайд 3УКЫТУЧЫМ!
Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Язмышларны башлап яздыгыз,
Өмет тулы күпме күзләргә сез
Яшәү чаткылары салдыгыз.

Слайд 4ЧИКАНАС БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘБЕНДӘ СОҢГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫМ


Слайд 51989 ЕЛ ЧЫГАРЫЛЫШЫМ

Мин гөлләрнең күңелегез кебек иң нурлысын

Сезгә бирер идем.
Шигырьләрнең, сүзләрегез кебек иң җылысын
Сезгә бирер идем.
Укытучым минем!
Яхшылыкны һич онытмый күңелем!

Слайд 6ЛИЛИЯ ҺӘМ ФӘНИС КОТЛЫЙ
Укытучым!

Олылык, гадилек, тыйнаклык –
Сездәге иң матур сыйфатлар
Сезне һәркемгә сөйкемле күрсәткән
Тагын бер бик күркәм сыйфат бар.
Сез хезмәт сөясез
Өлкән дус, киңәшче
Һәм сердәш буларак
Кадерле миңа сез.

Слайд 7БЕРТУГАН ӘҺЛИУЛЛИНАЛАР КОТЛЫЙ
Өйрәттегез безне бик тырышып

Бөтен нәрсәләрне үтәргә.
Авыр булды сезгә укытучым
Безнең өйрәнгәнне көтәргә.
Башлангыч сыйныфта укытып
Чын кеше иттегез безне
Шат күңел, якты йөз белән
Килдек без мәктәпкә һәр көнне.

Слайд 8ӨЧ УКУЧЫБЫЗНЫҢ ӘНИСЕ БУЛАРАК ШӘФИГУЛЛИНА ГӘҮҺӘРИЯ КОТЛЫЙ. БУ КИЧӘНЕ ОЕШТЫРУЧЫ ДА

УЛ!

Кадерле укытучылар! Хәзерге заманда бары тик укыган, яхшы белемле кешеләр генә нәрсәгә булса да ирешә ала. Белем үрләренең беренче баскычын минем балаларым Сезнең белән уңышлы үттеләр. Шатлыкларыбыз,борчуларыбыз уртак булды. Алдагы көннәрегез гел шатлыклы, туачак таңнарыгыз аяз һәм тыныч булсын! Бәхетле,хөрмәтле сәламәт булыгыз.


Слайд 9ЯЗМЫШЛАРГА ТАБА ЮЛ САЛДЫМ... ЯШӘҮНЕҢ ҮЗЕННӘН КӨЧ АЛДЫМ...
Син сорама миннән, сорама,
Җырыңа, дип,каян

моң алдың?
Урау юллар үтеп,
Авырлыклар кичеп,
Язмышыма таба юл салдым...
Яшәүнең үзеннән көч алдым...
Ш.Җиһангирова

Слайд 10ДУСЛАРЫМ БАР
Җан аклыгы чагыла күзләрдә,
Күңел канат җилпи хыялга.
Хыялны чын итәр дусларым

бар,
Мин ышанам бүген шуларга.

Сихри дөнья һаман алга дәшә,
Бер күкрәп, бер килә яшьнисе,
Кадерләрен белеп гомерләрнең
Яшисе дә килә яшисе.

Слайд 11КЫЗЫМ КОТЛЫЙ
Кызым минем!
Җирдә бөтен нәрсә кабатлана,
Ләкин яшьлек кенә кире кайтмый
Язмыш, диләр,

балаларга күчә.
Мин сынадым инде әллә ничә.
Җирдә бөтен нәрсә кабатлана,
Бәхетләрем генә кабатла ла!
Бәхетсезлегемне кабатлама...
Ш.Җиһангирова


Обратная связь

Если не удалось найти и скачать презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое ThePresentation.ru?

Это сайт презентаций, докладов, проектов, шаблонов в формате PowerPoint. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика