Мәкаләләр һәм порталлар ясаганда кайбер алымнар презентация

Портал – ул Википедиядә бер темага караган, билгеле интерфейсы (ягъни кыяфәте, структурасы) булган бит. Порталда “Шәп мәкалә”, “Шәп рәсем”, “Шәхес”, “Төркемнәр”, “Яңа мәкаләләр” дигән бүлекләр булырга мөмкин. Портал

Слайд 1«Мәкаләләр һәм порталлар ясаганда кайбер алымнар”
Мастер-класс


Слайд 2Портал – ул Википедиядә бер темага караган, билгеле интерфейсы (ягъни кыяфәте,

структурасы) булган бит. Порталда “Шәп мәкалә”, “Шәп рәсем”, “Шәхес”, “Төркемнәр”, “Яңа мәкаләләр” дигән бүлекләр булырга мөмкин.

Портал


Слайд 3Портал мисалы (“Астрономия”)


Слайд 4Шәхсән, “Технология”, “Электроника”, “Индуизм” порталлары өчен мәкаләләр яздым. Хәзерге вакытта яңа

технологияләр килеп туа, шул ук исәптән Татарстанда да, мәсәлән, 3-D принтерлар, композит материаллар, робототехника. Боларның барысы турында да Википедиянең татар бүлегендә язып чыгарга кирәк дип уйлыйм. Шулай ук Татар Википедиясендә “Медицина” порталы кирәк дип саныйм, чөнки төрле очраклар була, шул исәптән табиб булмаган һәм юлы начар авылларда, мәсәлән.



Слайд 5Википедиянең Татар бүлегендә порталлар турында Йошкар-Оладагы 2017 Википедистлар конференциясендә сөйләнелде. Катнашучыларда

зур кызыксыну уятты. Конференциядә мари, удмурт, татар, башкорт, лезгин телендәге Википедия бүлекләреннән мәкалә язучылар катнашты. Шулай ук Мәскәүдән кунаклар һәм мари тел галимнәре һәм укытучылары катнашты.



Слайд 6Йошкар-Оладагы Россия телләрендәге конференция


Слайд 7Йошкар-Оладагы Википедистлар конференциясе катнашучылары.


Слайд 8Ведик принцип: кырмыска кечкенә адымнар белән бик зур араны үтә. Шулай

ук вакыт булмаса да (уку, эш, башка сәбәпләр аркасында) регуляр рәвештә мәгълүмат өстәп барсагыз, ахыр чиктә шактый мәгълүмат җыелачак.
Мәсәлән, “Индуизм” порталын шулай әз-әзләп тутыра баргач, хәзерге вакытта 295 мәкалә җыелды.

Порталлар ясауда кулланылган ысулым.


Слайд 9Кайчагында рәсемнәр тутырганда шундый хәл килеп чыга, Wikimedia Commons-тан ниндидер телдәге

биттә булган рәсем, татар телендә күрсәтелми. Моның сәбәбе аның Инглиз, яки Рус яки башка шул гына тел өчен куллану өчен күрсәтелүе. Шулай да, гадәттә, Инглиз, Рус Википедиясе мәкаләләрендә булган рәсемнәрне күбесен кулланырга мөмкин. Башка телләр белән бераз катлаулырак.



Слайд 10Шулай итеп, Википедиядә мәкаләләр һәм порталлар ясауны, медиа-файлларны, яңалыкларны, Wiki-guide-ны тутыруны

безнең төбәк һәм тел үстерү өчен мөһим дип саныйм. Кулланучы үзе дә мәкаләләр язып, тәрҗемә итеп, кызыксынган тема турында күбрәк була. Шулай ук иҗтимгый челтәрләрдә дусларыгыз һәм танышларыгыз арасында нинди мәкаләләр язуыгыз турында мәгълүмат чыгарып була.
Уңышлар телим!



Обратная связь

Если не удалось найти и скачать презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое ThePresentation.ru?

Это сайт презентаций, докладов, проектов, шаблонов в формате PowerPoint. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика