Д?ресне? темасы: “Казандагы и? яхшы м?кт?пл?рне? берсе.” презентация

Слайд 1 Дәреснең темасы:

“Казандагы иң яхшы мәктәпләрнең берсе.”




10нчы сыйныф
( рус төркеме)


Слайд 2 Максат:
1.Лицей тарихы турында мәгълүмат

бирү.
2.Телдән һәм язма бәйләнешле сөйләм телен, диалогик сөйләмнәрен үстерү.
3. Укучыларда үзләре белем алган уку йорты белән горурлану, биредә укыган күренекле шәхесләргә соклану, ихтирам хисе тәрбияләү,тормышта үз юлыңны табарга өйрәтү.

Слайд 4 Лицеемдагы традицияләр.
10Г сыйныфы укучысы

Мингалеева Динараның өй эше.




Слайд 5 Лицей тарихыннан
Лицеебызга

1961 нче елда нигез салынган. Безнең лицей физика һәм математика фәннәрен тирәнтен өйрәнү лицее буларак билгеле. 2011 нче елда 50 еллык юбилеебызны билгеләп үттек. Ярты гасыр үтсә дә, мәктәбебез үз традицияләрен саклап килә.

Безнең укучыларыбыз халыкара һәм россиякүләм уздырылган олимпиадаларда, конференцияләрдә призлы урыннар алалар. Имтиханнарны һәрчак югары баллга бирәләр. Шулай ук лицей күләмендә оештырылган походларда да бик теләп катнашалар. Бу походлар миңа да бик ошый.


Слайд 6Көзге поход
“Алтын көз”дип аталган бу бәйрәмдә без

теплоходларда Идел буенча сәяхәткә чыгабыз,“Студенцы”га барабыз. Анда төрле спорт ярышларын, кросс, туристик конкурслар уздырабыз. Һәр класс “Көзге табын”дигән конкурста үз өстәлен презентацияли.

Слайд 7Кышны озату бәйрәме
Бу бәйрәмдә без мәктәбебез

белән “Имәнлек”кә чаңгы ярышына җыелабыз. Ярыштан соң таудан чанада шуабыз, кышны озатып, карачкыны яндырабыз, коймаклар ашыйбыз, җырлар җырлыйбыз. Шулай итеп, язны каршы алабыз.

Слайд 8Балаларны яклау көне
Безнең иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе.

Бу бәйрәмне май аенда уздырабыз. “Балаларны яклау көнендә” тормыш иминлеге нигезләре(ОБЖ) дәресләрен искә төшерәбез: палаткалар җыю, учак ягу, шартлаткыч матдәләрдән саклану, яраланучыны коткару кебек ярышлар була. Нинди генә конкурслар юк монда!

Слайд 9Лицейчылар көне
Бу традиция әле яшь. Аңа 19

яшь кенә. Нәкъ шушы көнне лицеебызга яңа гына кергән укучыларыбызны үз сафыбызга алабыз, ягъни «лицейчылар» дип атый башлыйбыз. Алар безгә үзләренең сәләтләрен күрсәтәләр, төрле ярышларда көч сынашалар.

Слайд 10
Безнең әле традицияләр бик күп: татар халык

ашлары көне, сәнгать осталары концерты, “Көзге байлыклар”конкурсы, “Фәннәр атналыгы” исемле фәнни-гамәли конференция. Әлеге чараларда без бик теләп катнашабыз. Гомумән, бик күңелле яшибез.

Слайд 11 Безнең чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз.

Безнең лицеебызның горурлыгы булып чыгарылыш сыйныф укучылары тора. Аларның күбесе галимнәр, сәнгать һәм дәүләт эшлеклеләре. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында күренекле шәхесләр бик күп. Барлыгы 60 тан артык фән һәм дәүләт эшлеклесен тәрбияләгән безнең уку йортыбыз.
Аларның кайберләре белән танышып үтик.


.


Слайд 12Безнең чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз.
Равил Рәис улы Бохараев- драматург,

шагыйрь, журналист һәм тәрҗемәче.

Альберт Харис улы Гыйлметдинов- физика- математика фәннәре докторы, Татарстан Республикасының элеккеге Фән һәм мәгариф министры .



Слайд 13Безнең чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз
Алисә Михаил кызы Галләмова-халыкара гроссмейстер, бөтендөнья

шахмат олимпиадасында алтын медаль яулаган күренекле шахматчы.

Ренат Ислам улы Ибраһимов – Россиянең халык артисты, күренекле җырчы.


Слайд 14Безнең чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз.
Морозов Олег Виктор улы- Россия Президентының эчке

эшләр буенча идарә житәкчесе.

Хохорин Артем Валерий улы- Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры.


Слайд 15 Равил Бохараев

Күренекле драматург, шагыйрь, журналист һәм

тәрҗемәче Равил Бохараев1951нче елда Казанның Яңа Татар бистәсендә укытучылар гаиләсендә туа. Башлангыч белемне 18нче инглиз гимназиясендә ала, аннан 131нче математика лицеена күчә. Лицейда укыганда беренче шигырьләрен яза башлый. Казан университетының механика- математика факультетында укыган вакытта тәрҗемәчелек эшен дә башлый, әдәбият-иҗат дөньясы белән күбрәк мавыга. Безгә аның М.Җәлилнең, Г.Тукайның шигырьләрен тәрҗемә итүе билгеле.Аларның иҗаты язучыны бик кызыксындыра.



Слайд 16
Равил Бохараев рус, инглиз,

татар, венгер телләрендә язучы киң эрудицияле шәхес. Аның 30дан артык шигырьләр, прозалар китабы бар.Төрле телләрдә басылган бу китаплар чит илләрдәге укучыларга Татарстан турында мәгълүмат бирәләр.
Аның күп кенә әсәрләре сәхнәләштерелгән. Мәсәлән, “Тимер борчак” пьесасы 2005 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында , ә “Апушның тылсымлы төшләре” Казан курчак театрында уйнала.
1990 елдан Равил Бохараев Англиядә яши. Аны Лондонга Бибиси хезмәтенә чакыралар. Шулай даТатарстан, татар әдәбияты һәм сәнгате белән һәрчак бәйләнештә яши . Гомеренең соңгы көненә кадәр ул шунда яши. 2012нче елда Лондонда вафат була, аны Казандагы Татар зиратына күмәләр.
Равил Бохараев- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге Республика бүләге һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Слайд 17Диалогны дәвам ит
- Минем сезнең мәктәпкә укырга керәсем килә.

Миңа нинди фәннәрдән имтихан бирергә кирәк?
- ............
- Сездә әзерлек курслары бармы?
- ...........
- Сезнең мәктәбегезгә бөтен укучыларны алалармы?
- .......
- Укытучылар нинди?
- ..........
- Конкурс зурмы? Бер урынга ничә кеше?
- ........
- Ул дәүләт мәктәбеме?
- ..........

Слайд 18Биремнәр
Спроси у друга, почему он выбрал наш лицей.
Спроси у друга, кем

он хочет стать.
Спроси у друга,что ему нравится в нашей школе.
Спроси у друга, что должно измениться в нашем лицее.
Спроси у друга, какие известные личности учились в нашем лицее.



Слайд 19
Югары уку йортларына
керү-100%
Яхшы мәктәп нинди була?



Таләпчән, белемле укытучылар
Бердәм дәүләт имтихан-
нарының югары

нәтиҗәсе

Заманча техноло-
гияләр кулланып укыту


Слайд 20

Өй эше

“Минем хыялымдагы лицей” дигән темага кечкенә хикәя төзергә.


Слайд 21

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!


Обратная связь

Если не удалось найти и скачать презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое ThePresentation.ru?

Это сайт презентаций, докладов, проектов, шаблонов в формате PowerPoint. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика