Слайд 1Балалар әдәбиятының дәү әнисе
Слайд 2 Әминә Әхмәт кызы Бикчәнтәева 1913 елның 26
гыйнварында Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә дөньяга килә.Җидееллык мәктәп һәм педагогия курсларын тәмәмлаганнан соң, Казанның Бишбалта бистәсе мәктәбендә берничә ел укытучы булып эшли.1934-1938 елларда Ә.Бикчантаева Казан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегендә укый.1938 елдан берникадәр “Яшь ленинчы” (“Сабантуй”) газетасы редакциясендә эшли, соңрак-Актаныш һәм буа районнары мәктәпләрендә укытучы, Татарстан радиосының балалар өчен тапшырулар бүлеге редакторы.Ватан сугышыннан соңгы чорда-Яшел Үзән шәһәрендәге ФЗӨ мәктәбе укытучысы, тәрбияче, китапханәче, бераздан Татарстан китап нәшриятында редактор һәм 1958 елдан-профессиональ язучы.
Слайд 6Тылсымлы хикәяләр язучы апа
Хикәяләре һәм әкиятләре кыска күләмле генә булсалар да,
алар мәгълүматка һәм фикергә бик бай.”Әтиемнең эш бүлмәсе”, “Үрдәк беренчелекне алган”,”Сөйкемсез җан”, “Тәмле сүз”, “Хуҗа Насретдин балалар янында”- кыска хикәяләр циклы моның ачык мисалы.
Слайд 7
Март аенда
Челтәрләнгән боз өстенә
Кояш елмаеп карый.
Һәрбер көнен
саный-саный,
Язны көтәргә ярый.
Кар дип җиргә басасың,
Суга кереп батасың,
Чыксын инде умырзая,
Кар астында ятмасын
Слайд 8Әминә Бикчәнтәева-талантлы әдибә.Ул нәниләр, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган
шигырь һәм хикәяләр белән киң катлам укучыларга танылды.Бу өлкәдә үзенең ныклы какшамас урынын булдырды.
Слайд 9 ...Шагыйрә иҗат иткән шигъри дөньясы безне гомер буена озата
килә.Әминә Бикчәнтәева татар совет балалар поэзиясенең мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр шигъриятен озын гомерле якты шигырьләр белән баетты.
Слайд 10Әминә Бикчәнтәева 1986 елның 18 апрелендә Казан шәһәрендә вафат була.