Минем яраткан спортчым - Нурмөхәммәт Алимов Кара Малай презентация

Нурмөхәммәт Нивман улы Алимов 1892 елда Мәскәү шәһәрендә ярлы эшчеләр гаиләсендә туган. Аның әтисе йөк ташучы, әнисе – тукучы булган. Гаиләдә акча җитмәгәнлектән Нурмөхәммәт Алимов мәктәпкә укырга йөри

Слайд 1Минем яраткан спортчым - Нурмөхәммәт Алимов «Кара Малай»
Язды 71101 группа

студенты Гирфанова Алсу


Слайд 2Нурмөхәммәт Нивман улы Алимов 1892 елда Мәскәү шәһәрендә ярлы эшчеләр

гаиләсендә туган. Аның әтисе йөк ташучы, әнисе – тукучы булган.

Гаиләдә акча җитмәгәнлектән Нурмөхәммәт Алимов мәктәпкә укырга йөри алмый, ул ун яшеннән бай сәүдәгәрләргә ялланып эшли башлый.

Кечкенәдән урамда кул –йодрык сугышларында катнашып үсә.


Слайд 31911 елда тренер Владимир Михайлович Жуков Нурмөхәммәтне инглиз боксы түгәрәгенә чакыра.

Шул

ук елны Нурмөхәммәт беренче тапкыр Мәскәүдә уздырылган халыкара бокс көрәшендә катнаша һәм бик зур уңышларга ирешә.

Кара куе чәче һәм тән тиресе өчен аңа “Кара Малай” кушаматын тагалар.

Россиянең танылган боксчылары: 1-Э.И.Лусталло, 2-В.М.Жуков, 3-И.Б.Граве, 4-А.Г.Харлампиев, 5-Н.Н.Алимов (Кара Малай), 6-П.В.Никифоров, 7-В.В.Самойлов.


Слайд 41913 елда “Санитас” бокс клубы барлыкка килә. Нурмөхәммәт шушы спорт клубында

танылган спортчы булып үсә, 18 яшендә укырга һәм язарга өйрәнә.
1914 елда Алимов Петроград шәһәрендә чемпион исемен яклый.
1915 елда Мәскәү, Россиянең абсолют чемпионы исеменә лаеклы була.


Слайд 51915 елда Алимовны патша армиясенә хәрби хезмәткә алалар. Ул анда солдатларны

көрәш серләренә өйрәтә, разведчиклар әзерли.





1917 елда ул Кызыл Армия составында гражданнар сугышында актив катнаша. Беренче мөселманнар полкының командиры була.

Слайд 6
1935 елда Нурмөхәммәт Алимов (Кара Малай) легендар «Спартак» футбол җәмгыятенә нигез

сала.
РСФСР ның бокс  Федерациясен җитәкли һәм бик күп еллар Бөтенсоюз бокс секциясенең әгъзасысы булып илгә хезмэт күрсәтә.

Слайд 7Лаеклы ялга чыккач, бик күп еллар балалар тренеры булып эшли, яшьүсмерләргә

бокс серләрен өйрәтә.

Слайд 8

Нурмөхәммәт Алимов гомере буе яшьләрне спорт белән шөгыльләнергә эндәп, спортка мәһәббәт

тәрбияләп яшәде.

Ул халыкка күрсәткән хезмәте, спортка булган хөрмәте өчен дәүләт тарафыннан Кызыл Байрак ордены белән тәбрикләнде.

Бөек боксчы 1964 елны вафат булды.

Слайд 9
Танылган татар егете Нурмөхәммәт Алимов турында Рәмзи Һиләлов 1984 елда “

Батыр уходит в легенду” исемендә китап бастытырып чыгарды.

Минем иң изге теләгем шундый биек спортчыларны зурлап онытмыйча яшәргә иде.

Обратная связь

Если не удалось найти и скачать презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое ThePresentation.ru?

Это сайт презентаций, докладов, проектов, шаблонов в формате PowerPoint. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика