Мин татарча сөйләшәм презентация

Содержание

Шәһәрдә һәм мәктәптә милләтләр бүленеше. Менделеевск шәһәрендә 30377 кеше яши. Татарлар –14723 Руслар – 10811 Удмуртлар – 1332 Марийлар – 1227 Украиннар – 125 һ.б. 1 нче

Слайд 1"Мин татарча сөйләшәм"
акциясен үткәрү отчёты
Менделеевск шәһәре
1 нче урта гомуми белем

бирү мәктәбе

Слайд 2Шәһәрдә һәм мәктәптә
милләтләр бүленеше.
Менделеевск шәһәрендә 30377 кеше яши.
Татарлар –14723
Руслар – 10811


Удмуртлар – 1332
Марийлар – 1227
Украиннар – 125
һ.б.

1 нче мәктәптә барлыгы 1091 укучы.
Руслар – 582 укучы;
Татарлар – 355;
Удмуртлар – 30;
Марийлар – 38;
Әрмәннәр – 10
Украиннар – 12
һ.б.


Слайд 3Акциянең җитәкчеләре:
I категорияле
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
Смирнова
Гөлнара Рәшәт кызы

I категорияле
татар

теле һәм әдәбияты
укытучысы
Исмагилова
Эльнара Әсхәт кызы

I категорияле
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
Каримова
Алсу Мансур кызы


Слайд 4Акциянең максаты:
Татар телен өйрәнүгә мотивация үстерү;

Дәүләт теле буларак татар телен куллану

сферасын киңәйтү;

Укучыларда гражданлык хисләрен формалаштыру, ватанпәрвәрлек тәрбияләү;

Талантлы яшьләрне таныту , балаларның интеллектуаль иҗадилыгын үстерү;




Слайд 5Акцияне үткәрү программасы:
«Мин татарча сөйләшәм» конкурсының логотипларын ясау, «Твои первые 150

слов на татарском» дигән сүзлекләр чыгару. Тема буенча стенд әзерләү. (1 нче кушымта)
“Мин татарча сөйләшәм” логотиплар бәйгесе.
21 февраль - Халыкара телләр көне.
“ Тел турында бөек шәхесләребез”.
“ Мин татарча сөйләшәм”- шигырь конкурсы.
Мәкальләр беләсеңме?
“Айдар абыйда кунакта”.
Конкурс “ Мин татарча сөйләшәм” җөмләсен оригиналь әйтүче.( видео)
“ Казан татарча сөйләшәме?”
“Татар дозор” квест.
“Татарча хатасыз” ( фотоотчет)
“Театр яктылыкка нурга илтә...” (театр көне).
“Уңышлы татарлар”.
“Татар теле:бүген ,иртәгә” ( түгәрәк өстәл артында сөйләшү.)
“Ана теле” проекты ( әти-әниләр белән эш)
Ачык дәресләр, мастер-класслар, ачык чаралар.
“Мин татарча сөйләшәм” – флешмоб.
Акция урамда.
Акциягә йомгак ясау.





Слайд 6 «Мин татарча сөйләшәм» конкурсының логотипларын ясау.
Тырышабыз!!!


Слайд 7 “Мин татарча сөйләшәм” логотиплар бәйгесе


Слайд 8 “Мин татарча сөйләшәм” логотиплар бәйгесе ( җиңүче: Казаннан Исмагилова Алсу)


Слайд 9 21 февраль – Халыкара телләр көне


Слайд 10 “Тел турында бөек шәхесләребез”
Тел турында бөек шәхесләребез фикерләре...21 нче февральдән

27 нче февральгә кадәр татар теле дәресләре бөек шәхесләребезнең тел турында әйткән фикерләре белән башланды.

Слайд 11 “Мин татарча сөйләшәм” шигырь конкурсы
Конкурста 8 кеше катнашты. Җиңүче -Яр Чаллыдан

Галимова Земфира “ Мин татарча сөйләшәм” логотибы ясалган чынаяк белән бүләкләнде.
Мин татарча сөйләшәм, мин Тукайча сөйләшәм –  Туган телем – горурлыгым, куанычым.  “И матур тел!” – дигән аны Тукай абый,  Булса да язмышы һай катлаулы, аянычлы.  Мин татарча сөйләшәм, мин Җәлилчә сөйләшәм,  Туган телем – батырлар һәм каһарманнар теле,  Йөрәгендә шыткан җырлар җырлап калган  Җәлилләре белән көчле телем, илем.  Мин татарча сөйләшәм, мин татарча аңлашам –  Еникиләр, Мәһдиевләр теле бит ул.  Бераз моң һәм сагыш белән өртелсә дә,  Минем өчен бик тә матур, тәмле бит ул.

Слайд 12 Мәкальләр беләсезме?
Мәкальләр конкурсында иң эчтәлекле дип Карина Кашапова язган мәкаль

билгеләнде.
Бүләккә «Мин татарча сөйләшәм» логотибы белән ясалган календарь.

Алтыда белгән ана телен алтмышта да онытмас.


Слайд 13“Айдар абыйда кунакта”
Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты. Эчтәлекле ,

матур дәрес- бәйрәм өчен зур рәхмәт ( 70 укучы катншты)

Слайд 14Конкурс “ Мин татарча сөйләшәм” җөмләсен оригиналь әйтүче
Бу конкурсның нәтиҗәсен
https://vk.com/club115518074
сылтамасы буенча

карарга мөмкин


Слайд 15“Казан татарча сөйләшәме?”
6 нчы мартта Менделеевск шәһәре 1 нче гомуми урта

белем бирү мәктәбе укучылары Ибатулллина Ф.А.,Муллахметова В.А., Галиева А.А. җитәкчелегендә рус балаларында татар мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләу максатыннан, "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында Казан шәһәрендәге Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына сәяхәт иттеләр. Анда алар Фәрид Яруллинның "Шурәле" балетын карадылар. Бу чара рус балалары күңелендэ тирән эз калдырды. Аннан соң Татарстаныбызның башкаласы булган Казан шәһәре буенча экскурсия оештырылды. Бауман урамы , Кремль буенча җәяу йөруләр Казан шәһәренең тарихын киңрәк өйрәнүгә җирлек булды. Казан халкы белән татарча аралаша алу үзе бер рәхәтлек тудырды! ( Катнашты 45 укучы)

Слайд 16“Казан татарча сөйләшәме?”


Слайд 17“Татар дозор” квест уены
Татар дозорда «Чулман», « Йолдызчык», « Умырзая» төркемнәре

катнашты. Менделеевск халкы белән аралашу, элмә такталар тикшерү һ.б . Кайберәүләр сөйләшеп тә тормады."Казан даруханәсе" бөтенләй кертмәде.

Слайд 18“Татар дозор” квест уены


Слайд 19“Татар -дозор” квест уены ( нәтиҗәләр)
"Татар -дозор" уенында катнашкан командалар дипломнар

белән бүләкләнде!

Слайд 20“Татар - дозор” квест уены( нәтиҗә ясау)


Слайд 21“Татар - дозор” квест уены ( нәтиҗә ясау)


Слайд 22“Татарча хатасыз”
Татар телендә язылган элмә такталарны тикшердек.Ләкин татарча

такталар элмәгән оешмалар,кибетләр бик күбәйгән.


Слайд 23“Татарча хаталы”


Слайд 24“Театр яктылыкка нурга илтә...”


Слайд 25“Уңышлы татарлар”
Менделеевск шәһәрендә безнең мәктәпне тәмамлаган татар

якташлары арасында бик зур уңышка ирешкән кешеләр бар. Ел саен алар үзләренең уңышка ирешү юллары белән өлкән сыйныф укучыларын таныштыралар.
Уңышка ирешүнең бер юлы булып ике дәүләт телен яхшы белү кирәк икәнен дәлилләделәр.

Слайд 26Татар теле : бүген, иртәгә.
Һәр халыкның үткәне, бүгенгесе, киләчәге бар. Татар

халкының үткәне, ягъни тарихы бик тирән!! Түгәрәк өстәл артында сөйләшү үтте һәм 3 секция эшләде.
Барлыгы 60 кеше катнашты.

Слайд 27«Ана теле» проекты
Әти-әниләргә “Ана теле” проектын куллану мөмкинлекләрен аңлату.


Слайд 28Ачык дәресләр, мастер-класслар, чаралар..
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында татар теле

һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан район укытучыларына ачык дәресләр,чаралар күрсәтелде. Һәр дәрестә татар теленә кызыксыну уяту, аралашуга ихтыяҗ тудыру күзәтелде. БДИ га әзерлек эшләре алып барылганы күрсәтелде.

Слайд 29Ачык дәресләр, мастер-класслар, чаралар..
.


Слайд 30Ачык дәресләр, мастер-класслар, чаралар..
.


Слайд 31Ачык дәресләр, мастер-класслар, чаралар..
.
Казаннан “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең волонтеры Япаева Кристина

кунакта!

Слайд 32Ачык дәресләр, мастер-класслар, чаралар..
.


Слайд 33Ачык дәресләр, мастер-класслар, чаралар..
.


Слайд 36 Бу акцияне уздыру кысаларында, без бик күп профессия әһелләре белән

очраштык. Төрле эш урыннарында булдык: шифаханәдә, кибеттә, балалар бакчасында, җәмәгать урыннарында һ.б. Татар телендә аралашырга теләүчеләр күп. Кызганычка каршы ,татарча аңламаучылар шактый күп..

Акция – урамда!


Слайд 38Мин татарча сөйләшәм!


Слайд 46Акция барышының мәктәптә
яктыртылышы.
Акциянең җирле
газетада яктыртылышы.


Слайд 47Акция нәтиҗәләре.
Без, Менделеевск шәһәре 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, 21

нче февральдән 9нчы апрельгә кадәр үткәрелгән «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә катнаштык. Рус телендә сөйләшүче укучылар төркеме эшләде.
Акциягә төрле милләттәге, төрле яшьтәге якынча 1071 кеше җәлеп ителде. Алар акциянең төрле этапларында үткәрелгән чараларда катнаштылар.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: елдан ел бу акциядә катнашырга теләүчеләр саны артканнан арта гына бара! Һәм татар теле безнең районда ешрак ишетелә башлады.

2014 ел-600 кеше
2015 ел- 782 кеше
2016 ел–1071 кеше


Обратная связь

Если не удалось найти и скачать презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое ThePresentation.ru?

Это сайт презентаций, докладов, проектов, шаблонов в формате PowerPoint. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика