белемнәрен ныгыту. Сыйфатлар ярдәмендә җөмләләр төзү, бәйләнешле сөйләмне үстерү.
Уен барышы: Уенда 2-3 кеше катнаша. Ике зур карточка барелә. Берсендә салат савыты сүрәтләнгән, икенчесендә- кәстрүл. Өстәлдә кечкенә карточкалар таратылган.Алып баручы кечкенә карточкаларны ала һәм күрсәтә. Балалар яшелчә - җимешнең исемен әйтергә тиешләр. Яшелчә булса, салат савыты рәсеме өстенә куя, җиләк – җимеш рәсеме булса, кәстрүл рәсеме өстенә куя.
Вариант. Рәсемнәргә карап балалар өйдә әниләренә ничек булышуларын сөйлиләр.