Я говорю по-татарски презентация

“Мин татарча сөйләшәм!” (“Я говорю по татарски!”) республика күләм конкурс – акциясе 2005 нче елдан башлап, республикабызда “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе уздырыла . Бу акциянең

Слайд 1

Татарстан Республикасы
Апас муниципаль районы
Килдураз төп гомуми белем бирү мәктәбе




2017 нче ел


Слайд 2
“Мин татарча сөйләшәм!” (“Я говорю по татарски!”) республика күләм конкурс – акциясе

2005 нче елдан башлап, республикабызда “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе уздырыла . Бу акциянең максаты: - татар теленең куллану даирәсен киңәйтү; - татар теленең дәрәҗәсен үстерү; - яшьләрне милли мәдәнияткә тарту. Менә дүртенче ел инде без “Мин татарча сөйләшәм !”бәйге- акциясендә катнашабыз. Быелгы акция безнең өчен бик үзенчәлекле булды.Без аның кызыклырак төрен уйлап таптык. Мәктәптә “Тел-рухи байлыгыбыз”, “Телебезнең чисталыгын саклыйк!” , “Ярат туган телеңне!” исемле кичәләр, балалар бакчасында, мәдәният үзәкләрендә, автобус тукталышында, элемтә бүлекчәсендә, кибетләрдә очрашу-әңгәмәләр оештырдык.

Слайд 3«Мин татарча сөйләшәм» акциясен оештыручылар

6 нчы сыйныф укучылары:

Абдрахманова Айсылу
Әхмәтҗанова Ләйсән
Кәлимуллин Илназ
Насыйхова Гөлназ

7 нче сыйныф укучылары: Гыймадеева Сөмбел
Шәйхетдинова Карина





Слайд 4



Килдураз төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле

һәм әдәбияты укытучысы Садыйкова Фәния Кәдим кызы

Килдураз төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәфуллина Гөлфия Фәрит кызы

«Мин татарча сөйләшәм” конкурс-акциясен оештыручы-укытучылар


Слайд 5Мин татарча сөйләшәм.

“Мин татарча сөйләшәм” конкурс-акциясе кысаларында конкурсны оештыручы-

лар һәрдаим мәктәп күләмендә үткәрелгән линейкаларда телебез-
нең бөеклеген, матурлыгын күрсәтеп чыгыш ясыйлар.

Слайд 6Мин татарча сөйләшәм.

“...Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе,

һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән”, - дигән Гомәр Бәширов.


“ Тел – рухи байлыгыбыз”,- дип исемләнгән кичәдән соң...



Слайд 7Мин татарча сөйләшәм.



“Туган телем – иркә гөлем” дип

исемләнгән кичәдән күренешләр

Слайд 8Мин татарча сөйләшәм.



«Мин татарча сөйләшәм» конкурс –акция кысаларында

үткәрелгән «Батырлар җыры» конкурсыннан соң..

Слайд 9Мин татарча сөйләшәм.



Тыл ветераннары белән очрашу


Слайд 10Мин татарча сөйләшәм.





Мәктәп күләмендә үткәрелгән рәсем конкурсына нәтиҗәләр

ясыбыз

Слайд 11Үз телебезне, үз моңыбызны яхшы белсәк кенә башка милләт кешеләре хөрмәт

итәр һәм бездә милли горурлык хисе булыр.
Рус мәктәбендә тел- әдәбият укытучылары буларак төп макса-
тыбыз- рус телле балаларга татар теленең искиткеч бай, яңгырашлы, күп мәгънәле булуын аңлату, сөйләшү һәм аралашу әдәбенә өйрәтү.

Слайд 13Башлангыч сыйныф укучылары белән мәктәп китапханәсендә.




Татарча сөйләшергә өйрәнүдә сүзлекләрнең әһәмиятен аңлату.





Халык

авыз иҗаты әсәрләренә һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.



Слайд 14

Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел



“Мин татарча сөйләшәм”
акциянең планына
рус телле балаларны
рәсем, уку дәресләрендә
татарча матур сөйләм белән
сөйләшергә,үз фикерен төгәл,дөрес
әйтергә өйрәтү кертелде
Рәсемдә 3.4 нче сыйныф укучылары (рус төркеме)бик теләп, яратып татар телен һәм әдәбиятын өйрәнәләр. Мәктәптәге бөтен укучылар да бу акциядә теләп катнаштылар.


Слайд 15







Татарча сөйләшәбез,
тыңлыйбыз,
уйлыйбыз...


Слайд 164 нче сыйныфта “Туган телем – газиз телем”
дип исемләнгән

сыйныф сәгате.
Укучыларга Туган тел, өйрәнәләр, татар теле, шагыйрь кебек сүзләр бирелгән. Алар шул сүзләр ярдәмендә шигырь юллары иҗат итәләр.
Безнең телебез – матур, күркәм тел.
Безнең бурыч – халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул. Әгәр телебезне дәүләт яклый, аны дәүләт теле итеп кабул итә икән, димәк без бар, без яшибез.

Слайд 17 Хат ташучы Миләүшә апа һәрвакытта да мәктәп укучылары белән элемтәдә.Ул балаларга

“Сабантуй” - балалар һәм үсмерләр газетасындагы материаллар белән таныштыра.Балалар да хат ташучы апа белән саф татар телендә аралашып, аңа зур рәхмәтләрен белдерәләр. Мәктәбебездә татар телендә басылып чыга торган газета һәм журналлар бихисап. Балалар һәрдаим алар белән танышып баралар, өй эшләрен әзерләгәндә дә файдаланалар.

Элемтә бүлекчәсе авыл җирендә тагын бер аралашу урыны булып тора.


Слайд 18“Ярат туган телеңне” дип исемләнгән кичә

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары

буларак, без балаларны туган телебездә дөрес сөйләшә һәи фикерли белергә өйрәтәбез. Халкыбызның күңел бизәкләрен,уеннарын киләчәк буынга җиткерү, тыйнак, шәфкатьле итеп үстерү, туган телен хөрмәт итү, милләт өчен борчылу, әйләнә-тирә мөхиткә мәхәббәт тәрбияләү максатларын күздә тотып эшлибез.






Рәсемдә
“Мин татарча сөйләшәм”
акция кысаларында
үткәрелгән кичә.


Слайд 19“Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле

дип, телең йотма,
Туган телне онытма!
Шәүкәт Галиев







Укучылар Кильдураз (рус)авылындагы кибеттә сатып алу вакытында сатучы белән итәгатьле итеп татарча әңгәмә коралар.
Кибет – авыл җирендә тагын бер аралашу урыны булып тора.

Слайд 20Телебезнең чисталыгын саклыйк


























Хәзер бездә ике тел яшәп килә: берсе халык теле

һәм аңа якын торган әдәби тел, икенчесе тәрҗемә жаргоны. Халык күп булган урыннарда, ягъни вокзалларда, мондыйрак сөйләмне ишетергә була:
-Ну, товарищ, городка барасыңмы?
Да, нигә? Давай сине дә городка алып барам.
- Юк инде. Вримә тирәйт итеп йөрергә не стоит.



Кильдураз мәктәбе укучылары тимер юл вокзалында олылар белән сөйләшкәндә дә, билет алганда да итәгатьле итеп, татарча сөйләшәләр



Слайд 21Укучыларыбыз автобус тукталышларында да авыл халкы белән теләп, рәхәтләнеп үз телебездә

аралашалар.

Слайд 22“Мин татарча сөйләшәм” республика конкурс-акциясе нәтиҗәсе















Без татар теле һәм әдәбияты

укытучылары буларак”Мин татарча сөйләшәм” республика конкурс-акциясендә беренче тапкыр гына катнашмыйбыз. Чынлыкта исә бу акциянең оештырылуына без бик шатбыз. Укучылар “Мин татарча сөйләшәм”конкурсы кысаларында үткәрелгән күп кичәләрдә актив катнаштылар. Алар авыл халкы белән очрашып, алар белән рәхәтләнеп татарча сөйләштеләр. Укучыларыбызның нәтиҗәләре дә куанычлы. Алар тел һәм әдәбият олимпиадаларда призлы урыннарны яулыйлар.Акциядә барысы 120 ләп кеше катнашты һәм алар үзләренең татарча сөйләшүләре белән бик горурланалар.




Слайд 23



Туган телдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил”дигән сүзне дә,
Әйтәм мин

туган телдә.



Обратная связь

Если не удалось найти и скачать презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое ThePresentation.ru?

Это сайт презентаций, докладов, проектов, шаблонов в формате PowerPoint. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика