?тн? районы Ши?абетдин М?р?ани исеменд?ге Комыргу?а урта гомуми белем бир? м?кт?бе 1 нче сыйныфта д?рест?н тыш эшч?нлек презентация

Алсу Нигъмәтҗан кызы укыту-тәрбия, шул ук вакытта дәрестән тыш эшчәнлек процессында үстерешле укыту алым-нарын, проект эшчән-леген кулланып, “Перспектив башлангыч мәктәп“ укыту-методик комплекты буенча эшчәнлек алып бара.

Слайд 1Әтнә районы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе

1 нче сыйныфта дәрестән тыш эшчәнлек

Слайд 2Алсу Нигъмәтҗан кызы укыту-тәрбия, шул ук вакытта дәрестән тыш эшчәнлек процессында

үстерешле укыту алым-нарын, проект эшчән-леген кулланып, “Перспектив башлангыч мәктәп“ укыту-методик комплекты буенча эшчәнлек алып бара.



Слайд 3Дәрестән тыш эшчәнлек төрләре


Слайд 4“Риторика”

“Риторика” эшчәнлеге аша укучылар матур итеп сөйләшергә, яшьтәшләре белән

аралашырга, үз фикерләрен башкаларга төгәл итеп әйтә белергә өйрәнәләр, сүзнең тылсымлы көче турында төшенәләр.Халкыбыз хәзинәсе: бишек җырлары, әкиятләре, мәкаль-әйтемнәре, санамыш-лары, тизәйткечләре белән танышалар.

Слайд 5“Яшь спортчылар”

“Яшь спортчылар”- дәрестән тыш эшчәнлегенең спорт-сәламәтләндерү юнәлеше укучының танып

белү һәм иҗади активлыгын арттыра, шәхси сыйфатларын яхшыр-тырга мөмкинлек бирә. Башлангыч сыйныф уку-чысында хәрәкәтле уеннар, шөгыльләр вакытында физик сыйфатлар гына түгел, акыл, уй-фикерли белү, иҗади мөстәкыйльлек тә үсеш ала.

Слайд 6 “Проект эшчәнлеге”
“Проект эшчәнлеге” тех-нология фәне юнәлешендә “Табигать дөньясында”

исе-ме астында алып барыла. Бу эшчәнлектә укучылар хай-ваннар, үсемлекләр турында мәгълүмат алалар һәм шул ук вакытта танышкан хайван яки үсемлек сурәтенә аппли-кация ясыйлар.

Слайд 7“Әдәплелек дәресләре”

“Әдәплелек дәресләре” эшчән-легендә укучылар әдәплелек кагыйдәләренә, кеше белән аралашу

культурасына өйрә-нәләр. Өйдә, мәктәптә, җәмәгать урыннарында, кунакка баргач үз-үзеңне ничек тотарга, көнне ничек файдалы үткәрергә, үзеңдә иң матур сыйфатлар булдыру күнекмәләре - болар барысы да җанлы мисаллар, рольле уеннар, халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану аша укучылар күңеленә салына.

Слайд 8“Тылсымлы пластилин”

“Тылсымлы пластилин” да пластилин белән эшләү күнекмәләренә төшенәләр,

әвә-ләү эшчәнлегендә кулланыла торган төп формаларны өйрәнәләр. Әвәләү бала бар-макларының моторикасын үстерә, вак хәрәкәтләре ка-милләшә. Бу үз чиратында баланың сөйләм һәм фикерләү үсешен тизләтә, гомумән, нерв системасына уңай йогынты ясый. Бармаклар өчен гим-настика күнегүләре өйрәнү дә - бу эшчәнлекнең бер юнәлеше.

Обратная связь

Если не удалось найти и скачать презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое ThePresentation.ru?

Это сайт презентаций, докладов, проектов, шаблонов в формате PowerPoint. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика