Кукмара муниципаль районы Харис Ва?апов исеменд?ге Березняк гомуми урта белем бир? м?кт?бене? 2009 нче ел – Спорт ??м с?лам?т яш?? р?веше елына багышланган “Объектив аша – спорт” конкурсына т?къдим ителг?н презентациясе. презентация

Содержание

Сәламәт тәндә-сәламәт акыл. Физкультура дәресләре укыту–тәрбия процессының әһәмиятле өлешен тәшкил итә. Физик яктан сәламәт балалар гына программаны яхшы үзләштерә ала. Шуңа күрә мәктәптә физкультура һәм спорт-

Слайд 1Кукмара муниципаль районы Харис ВаҺапов исемендәге Березняк гомуми урта белем бирү

мәктәбенең 2009 нче ел – Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына багышланган “Объектив аша – спорт” конкурсына тәкъдим ителгән презентациясе.

Слайд 2Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.
Физкультура дәресләре укыту–тәрбия процессының әһәмиятле

өлешен тәшкил итә. Физик яктан сәламәт балалар гына программаны яхшы үзләштерә ала. Шуңа күрә мәктәптә физкультура һәм спорт- сәламәтләндерү дәресләрен үткәрүгә тиешле игътибар бирелә. Монда мәктәпнең ике физкультура укытучысының өлеше зур.







Шакирова Нурфия Галиәкбәр кызы. КДПУ ны тәмамлап мәктәптә 13 ел физкультура дәресләрен алып бара. Дәресләре кызыклы, җанлы, файдалы үтә. Үзе бүгенге көндә дә ярышларда актив катнаша. Кул көрәше, җиңел атлетика ярышларында призлы урыннарны яулап бара. Күп кенә укучы – спортсменнар да Нурфия Галиакбаровна сукмагыннан китәләр.







Сабирҗанова Гөлшат Сәүбән кызы. Әлмәт физкультура техникумын тәмамлаганнан соң мәктәптә башлангыч сыйныфларда физкультура фәнен укыта башлый.Балалар белән уртак тел табып , Гөлшат апа дәресләрне күңелле, балалар сәламәтлегенә файдалы итеп үткәрә. Бүгенге көндә җиңел атлетика ярышларында актив катнашып I-II урыннарны яулап бара.

Мәктәпнең спорт сөючеләре девизы:
“Көчле буласың килсә -
Физкультура белән шөгыльлән!
Матур буласың килсә –
Физкультура белән шөгыльлән!
Акыллы буласың килсә –
Физкультура белән шөгыльлән!”



Слайд 3Мәктәбебез спортсменнары.




Шәрәфиев Ильяс,

6 сыйныф укучысы
Мәктәбебезнең иң яхшы спортсмены. Аңа спорт өлкәсендә тиңнәр юк. Нинди генә ярыш булмасын, Ильяс беренчелекне бирми.





Фәхретдинов Илдар, 11 сыйныф укучысы
Иң яхшы чаңгычы, көрәшче егетебез. Район күләмендәге ярышларда һәрвакыт призлы урыннарны яулап кайта.






Фәсхетдинов Марат, 8 сыйныф укучысы
Мәктәбебезнең җиңел атлетика ярышларын оештыручы да, катнашып призлы урыннарны алучы да безнең Маратыбыз. Бер генә җиңел атлетика ярышы да Маратсыз үтми.







Фәхретдинов Айдар, 7 сыйныф укучысы
Айдар бәләкәйдән үк теннис, чаңгы спортына гашыйк малай. Бүгенге көндә дә теннис, чаңгы ярышларында актив катнаша һәм район күләмендә призлы урыннар ала.






Газизҗанов Илнур,
7 сыйныф укучысы
Мәктәбебезнең иң яхшы спортсменнарының берсе. Теннис, шахмат спортын яратып шөгыльләнә. Райондагы теннис, шахмат ярышларында катнашып, бүләк белән кайта.






Хабибрахманова Рания, 11 сыйныф укучысы
Мәктәпнең спорт өлкәсендә “йөзек кашы”. Кул көрәше , чаңгы, җиңел атлетика ярышлары Раниясез үтми. Ул бөтен ярышларда да катнаша һәм призлы урыннар яулый.






Шәрәфиева Эльвира,
9 сыйныф укучысы
Эльвира спорт гаиләсендә тәрбияләнгәнгә күрә, барлык спорт төрен дә үз итә. Эльвира җиңел атлетика, кул көрәше, чаңгы спорты белән шөгыльләнә.






Идиатуллин Рифнур, 4 сыйныф укучысы
Мәктәпнең иң җитез, иң кыю, иң көчле укучыларның берсе. Футбол, хоккей, җиңел атлетика, чаңгы ярышларын Рифнур бик ярата һәм ярышларда теләп катнаша.


Слайд 4Мәктәптә спорт-сәламәтләндерү эше еллык төзелгән план нигезендә алып барыла.
Йөгерүче көне.
Көзге кросс

“Сыйныфта иң җитез йөгерүче мин”
Күңелле стартлар
Мәктәп беренчелегенә волейбол ярышлары.
Чаңгы сезоны ачылу.
Кыш бабай призына чаңгы ярышлары.
Күңелле стартлар.
Мәктәп беренчелегенә чаңгы ярышы.
“Клуб- 500” ярышлары.
Кышкы спортакиада.
1) Чаңгы эстафетасы
2)” Ягез әле, егетләр”
3)Мәктәп беренчелегенә өстәл теннисы ярышлары.
4) Чана ярышлары
5) “Әти белән без көчле”.
6)Мәктәп беренчелегенә шашка һәм шахмат ярышлары.
Мәктәп беренчелегенә армреслинг буенча ярышлар.
“Нәүрүз” бәйрәме
Күңелле стартлар.
“Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе”.
Мәктәп беренчелегенә баскетбол ярышлары.
Мәктәп беренчелегенә мини футбол буенча ярышлар.
Мәктәп беренчелегенә волейбол ярышлары.
Җиңел атлетика ярышлары.
Туристик слёт
Милли бәйрәм “Сабантуй”
Мансуров М.М призына милли көрәш буенча ярышлар.




Слайд 5“Алтын –көздә, көзге кросс”
Уку елы традицион көзге кросс

ярышлары белән башланып китә. Ярыш бик матур көзге көндә үткәрелә. Барлык укучылар, укытучылар да кросста теләп катнашалар.


Слайд 6Күңелле стартлардан ала бала витамин
Аяк-кулга кыршау киеп
Йөгереп алыйк әле.
Җитезлектә, өлгерлектә
Сынашып

карыйк әле.

Слайд 7Баскетбол, волейбол, футбол ярышларын укучылар көтеп ала.

Туплы уеннар һәм ярышлар
Витамин кебек алар-
Күңелләрне күтәрә,
Йөрәкләргә көч бирә.




Районда уздырылган ярышларда мәктәпнең җыелма командасы II-III урыннарны яулыйлар.

Слайд 8Кыш булганга сөенәбез...
Кыш көне балалар чанада, тимераякта, чаңгыда

шуарга ярата. Карга күмелеп утырган урман, саф һава көч бирә, кәефне күтәрә. Салкын саф һавада чана-чаңгы шуу сәламәтлекне ныгыта, чыныктыра, чыдамлылыкны, көчне, җитезлекне арттыра. Укучылар дәрестән соң тауга чана-чаңгы шуарга йөриләр. Атнага ике көн чаңгы белән чишмәгә суга баралар. Балалар үзләренең сәламәтлекләрен шулай кайгырталар.

Слайд 9“Клуб – 500” ярышлары- егетләргә, кызларга көч өсти
Мәктәбебез

укучылары гимнастик күнегүләрне яраталар. Ул аларга яхшы физик үсеш, сәламәтлек, рухи күтәренкелек бирә. Бала организмына эшчәнлек, көчле хәрәкәтләр, җитди күнегүләр зарур. Мәктәптә “Клуб – 500” ярышлары үткәрү традициягә әверелде. Күп кенә укучыларыбызның нәтиҗәләре мактауга лаек.

Слайд 10 Татарча көрәш – традицион ярышка әйләнде.
Ел

саен май аенда Березняк урта мәктәбендә Россиянең һәм Татарстанның атказанган төзүчесе орден – медальләр кавалеры Мияссәр Мансур улы Мансуров призына мәктәп укучылары арасында милли көрәш бәйгесе уза. Нәтиҗәдә, авылыбызда да әйбәт уңышларга ирешкән көрәшчеләр үсеп чыкты.

Көрәштеләр балалар
Кызу тоталар алар,
Көчлеләре көчсезләрен
Егалар да салалар.

Слайд 11Әти-әни һәм мин - спорт гаиләсе
Мәктәбебездә әти-әниләр дә балаларның физик күнегүләр,

спорт белән шөгыльләнүләренә игътибарлыкны үстерү, күмәк уеннар, җыр-биюләр аша гаиләләрдә иҗади фикерләү, бердәмлек, дуслык сыйфатлары тәрбияләү эше даими алып барыла.

Слайд 12Барыбыз да уйныйбыз







Балалар йөгерергә,

сикерергә, туп уйнарга яраталар.
Хәрәкәтле уеннар балаларны җитез, өлгер, чыдам булырга, төз атарга өйрәтәләр. Уен вакытында баладан тапкырлык, үҗәтлек, зиһен, дөрес карар кабул итә белү сорала. Балалар озын тәнәфесләрдә, физкультура дәресләрендә, мәктәп яны лагерында хәрәкәтле уеннар уйныйлар. Бигрәк тә “Әбәк-әбәк”, “Казлар-үрдәкләр”, “Аучы һәм үрдәкләр”, “Качышлы” уеннарын балалар яратып уйный.

Слайд 13Эх күңелле балачак

Ел саен укучыларыбыз өчен мәктәп яны лагеры эшли. Укучыларыбыз бик теләп анда ял итәләр.




Без ял иттек матур лагерьларда,
Су коендык урман күлендә;
Күбәләкләр кудык болыннарда
Җиләк җыйдык ачык аланда.



Слайд 14Без үткән юллар.
Кызындык комнарда,
Көч җыйдык кырларда.
Учаклар эзе бар
Без үткән юлларда.


Слайд 15Безнең уңышларыбыз


Слайд 16Заявка


Обратная связь

Если не удалось найти и скачать презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое ThePresentation.ru?

Это сайт презентаций, докладов, проектов, шаблонов в формате PowerPoint. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика