Слайд 1
Зәй муниципаль районы
6 нчы урта гомуми белем мәктәбе
2017 нче ел
Мин
татарча сөйләшәм.
Мин татарча күп беләм
Кирәк икән, мин сезгә дә,
Татар телен өйрәтәм.
Слайд 2Мин татарча сөйләшәм,
Татар булып яшим.
Мин татарча яратам,
Татар булып
эшлим.
Көненә 24 сәгать татар булганыма,
Йөрәгем татарча тибә, шуңа горурланам.
Өемдә, урамда - мин татарча сөйләшәм!
Шәһәрдә, авылымда - мин татарча сөйләшәм!
Кайда гына булмасам да, мин татарча сөйләшәм!
Хәтта йоклаганда да, мин татарча сөйләшәм!
Ittifaq
Слайд 3 Безнең мәктәп 2007 нче елдан “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә
бик теләп катнаша. Акциянең төп максаты – халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшергә өндәү, кибетләрдә, урамда, китапханәләрдә, транспортта һәм төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү. Укучыларда татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә кызыксыну уяту, талантлы яшьләрне барлау, иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү, милли үзаң тәрбияләү.
Слайд 4Бездән сезгә шул теләк:
Җиткерәбез бик теләп.
Татар телен яратсыннар,
Өйрәнсеннәр барсы да,
Мәңге яшәсен телебез,
Чәчәк атсын тагы да!!
Слайд 6Акциясе символикасын һәм логотипын кертеп, Россиядә “Экология елы” , Татарстанда “Экология
һәм иҗтимагый киңлекләр елы” , ә Зәйдә “Балалар һәм яшьләр елы” уңаеннан сөйләмдә еш кулланыла торган сүзләрдән буклет-сүзлекләр төзедек.
Слайд 7Ш.Маннур, Ф.Хөсни, М.Җәлил, Г.Тукай премияләре лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе,
Татарстан Республикасының халык язучысы НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА белән очрашу.
Слайд 8“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында укучылар шәһәр урамнарына, җәмәгать урыннарына юл
тоттылар.
Слайд 10
“Алтынчәч”
балалар бакчасында кунакта
Слайд 11
“Мин татарча сөйләшәм!”
акциясенә багышланган күргәзмәбез
Слайд 13
“Кыңгырау чәчәк”, “Урман әкияте”
балалар бакчалары безнең мәктәптә кунакта
Слайд 14Укучылар татар фильмнарын һәм мультфильмнарны зур кызыксыну белән, яратып карыйлар
Слайд 16Үткәрелгән эш нәтиҗәләребезне матбугат битләрендә яктыртабыз
Зәй офыклары №23(3931), 5 апрель 2017
ел, 6 бит
Слайд 17“Мин татарча сөйләшәм!”
акциясен йомгаклау тантанасы