Слайд 2Шаулый анда һәрбер агач,
Көчле җилләр искәндә,
Үләнендә пешә җиләк,
Кояш нуры төшкәндә.
Ямьле язлар
килү белән
Чут-чут сайрыйлар кошлар,
Тиен, керпе, бүре, куян
Йөриләр бер сукмактан…
Слайд 30 Табигать ул-тиңсез хәзинә,
Шаулы урман,челтер чишмә дә.
Яшел болын да ул,зәңгәр
күк тә,
Сакла аны,аңа син тимә!
Табигать - ул тиңсез хәзинә
Авылның ул яшел урамы.
Йомшак җилнең биттән иркәләве,
Алтын көзнең яфрак бураны.
Очкан күбәләк тә,сайрар кош та,
Кырмыска ул,шөпшә,ярканат.
Агач утырт,гөлләр үстер ,
Табигаьне,дустым,син сакла!