Слайд 1
Татарстан Республикасы
Актаныш муниципаль районы
Иске Кормаш
төп гомуми белем бирү мәктәбе
Мирсәет
Ардуанов исемендәге балалар оешмасы каршында эшләп килүче “Игелек”
тимурчылык отряды
Слайд 2
Безнең халыкта элек –электән өлкәннәргә хөрмәт һәм ярдәм итү изге эш
дип саналган. Тәрбия эшендә дә без моны үзебезнең максатыбыз һәм бурычыбыз итеп саныйбыз.Балаларда шәфкатьлелек, кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатлары булдырырга тырышабыз.
Слайд 3
Мәктәбебез проблемасында кешеләргә,табигатькә, бер- береңә карата
шәфкатьлелек,игелек хисләре тәрбияләү ачык чагыла. Чөнки бу әхлаклелекне, әдәплелекне гәүдәләндерүче асыл сыйфатлар.
Слайд 6
Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,
Бу заманда бигрәк.
Яхшылыкны эшләү җиңел
түгел,
Ә эшләргә кирәк!
Слайд 7
Яңа Балтач укучылары
Өлкәннәр декадасы
Рәсем күргәзмәсе
Мәдәният йортында
бәйрәм кичәсе
Лаеклы ялдагы мөгалимнәребез
өчен
Укучылар фикере
Картлар,ялгызларга һәрчак ярдәм итәргә кирәк. Аларны игътибарсыз калдырырга ярамый. Өлкәннәргә ярдәм итеп, үзебезнең киләчәгебез турында уйларга мәҗбүр булабыз, чөнки безнең дә картаер көннәребез алда. Әгәр без аларны кайгыртмасак, безне дә кайгыртмасалар ни булыр? Татар халкының шундый мәкале бар бит, ”Үз изгелегең үзеңә кире кайтыр” дигән. Кемгә дә булса изгелек эшләсәң күңелгә рәхәт булып китә.
Мәрданов Фидан. 9 нчы класс.
Слайд 10
Өлкәннәр теләкләре.
Укучыларның
минем өемә килеп,хәлләремне белүләре, йорт эшләремдә ярдәм итүләре өчен мин бик рәхмәтлемен. Мин ялгыз яшәсәм дә мин әле үземне ялгыз хис итмим. Чөнки әле алар бар.
Мин укучыларга яхшы укуларын, ата-аналарының тыңлауларын, шушылай изге күңелле булып калуларын телим. Дөньялар һәрвакыт имин, күкләр якты булсын! Рәхмәт укучыларга!
Вәлиева Дүсә.
Слайд 11
Яшәү безгә авыр булыр иде
Яхшылыктан башка.
Шуңа күрә яхшылыкны эшлик
Без үзебез башта.
Слайд 12Инвалидлар декадасы
Башлангыч сыйныф укучылары
Кыркаентүбә мәктәбе укучылары
7нче сыйныф укучылары
5нче сыйныф укучылары
8нче
сыйныф укучылары
Слайд 14Экологик акцияләр
Юл буенда чүп җыю
Юл буе посадкасында
агачларны агарту
Урманчылыкка ярдәм –
агач утырту
Слайд 15Иске Кормаш мәктәбе
Яңа Балтач мәктәбе
Кыркаентүбә мәктәбе
1 ИЮНЬ –
БАЛАЛАР САБАН
ТУЕ!
Слайд 18 Яшәвеңнең мәгънәсе
Актыккы сулышны алганда
Уфтанмас өчен җан,ачынып-
Кулларда егәрлек
барында,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Күтәрик егылган гөлләрне,
Матурлык калмасын басылып.
Холкыбыз бик сабыр булса да,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Булмасын нәфсебез безгә баш,
Без аңа үзебез баш булыйк.
Яманлык җиңелсен дисәк без,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Ходаның һәр бирмеш көнендә
Бер матур як белән ачылыйк:
Һәркемнең гомере бер генә,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.