Муса Җәлил. Әти үлгәч. 1924, март.
…Я, тынычлан, анам, борчылма,
Сиңа улың — синең актыгың
Алып кайтты алмаз кылычында
Ил саулыгын, җиңү шатлыгын..
Бер кайгырсам, ике шатланам:
Һәр тамчысы хәләл сөтемнең;
Илдә мәңге үлмәс ат белән
Үлә белгән уллар үстердем. Муса Җәлил
Фатих Кәримнең әнисе Гөлҗамал Идрис кызы
Муса Җәлилнең
Муса Җәлилнең
Газиз әнкәй
Сабый чагым иде, әнкәй беркөн
Миңа юган күлмәк кигезде;
Кочаклады мине, калтыранып,
Маңгаема ирнен тигезде;
Кайнар яше тамды маңгаема,
(Искә алган саен кызганам!)
Яшен йотып, пышылдады мәрхүм:
Кем булырсың икән син, балам?
Газиз әнкәй, хәзер исән булсаң,
Күз өстенә салып кулыңны,
Кайгы белән шатлык уртасында
Көтәр идең сагынып улыңны.
Миңа озын гомер тели-тели,
Кем булды, дип, улым, алтыным,
Өйдән-өйгә йөреп укыр идең
Окоплардан язган хатымны. Фатих Кәрим. 1943