Чит илләрдәге татарлар презентация

Содержание

«Татарлар кайда яши?» Рөстәм Миңнеханов: “Татар кешесе кайда гына яшәсә дә, һәр җирлектә уңышка ирешә, милләтебезнең дәрәҗәсен күтәрә”

Слайд 1 ЧИТ ИЛЛӘРДӘГЕ ТАТАРЛАР
(ТАТАРЫ ЗА РУБЕЖОМ)


Эшләделәр: Игнатьева Ю.В., Горбачкова А.В.
Фәнни

җитәкче: филол.ф.к., доцент Гобәйдуллина Г.Т.
Әлмәт дәүләт нетфть институты

Слайд 2«Татарлар кайда яши?»
Рөстәм Миңнеханов: “Татар кешесе кайда гына

яшәсә дә, һәр җирлектә уңышка ирешә, милләтебезнең дәрәҗәсен күтәрә”


Слайд 3Дөньяда җиде миллионнан артык татар исәпләнә. Язмыш татар халкын Җир шарының

төрле якларына тараткан

Слайд 4Татарлар БДБ илләрендә, Балтыйк буе дәүләтләрендә һәм чит илләрдә яшиләр. Төркиядә,

Польшада, Финляндиядә, Германиядә, Кытайда, Австралиядә, Америкада татар диаспоралары бик көчле.

 Үзбәкстанда татарлар күп — 656 601 кеше,
Казахстанда - 331 151, 
Украинада - 133 596 милләттәшебез көн күрә


Слайд 5Польшада биш меңгә якын татар исәпләнә. Татарлар дәүләтнең көнчыгышында яшиләр. Аларның

күбесе эшмәкәрләр. Араларында галимнәр дә бар.

Слайд 6Татарлар Кытайда яшәүче һәм ислам динен тотучы ун милләтнең берсен тәшкил

итәләр

Авыл җирендә яшәүче Кытай татарлары нигездә терлекчелек белән шөгыльләнәләр, ә интеллегенция вәкилләре һәм белем бирүчеләрнең төп өлеше шәһәр һәм бистәләрдә яши


Слайд 7 Кытай татарлары нигездә ислам динен тотучы халыклар белән гаилә коралар.


Слайд 8 Аларның мәдәни тормышлары бик кызыклы. Бию мондагы татарлар тормышында бик зур

урын алып тора. Аларның халык биюләре тиз һәм күңел ача торган.

Слайд 9Фин татарларының күп өлеше Хельсинки, Тампере һәм башка шәһәрләрдә яши
Бүген монда

меңгә якын татар милләте яши

Слайд 10Татарларның өлкән буын вәкилләре кибетләр тота,
яшьләр заманча һөнәрләр үзләштерә.

Аларның күбесе юрист, эшмәкәр, программист.

Слайд 11Төркиядә бүгенге көндә ун меңнән артык татар яшәве билгеле
Андагы

татарларның күпләп яшәгән урыннары: Бюгрюделик, Каракоек, Эфенде Кепрюсю, Гексу авыллары.


Төркиядә яшәүче татарларның бүгенге көндә Истанбул, Анкара, Иске-Шәһәр калаларында җәмгыятьләре бар.


Слайд 12 Анкара шәһәрендә Тукай исемен йөртүче урам да бар.


Слайд 13Германиядә дә татарлар бар. Берлинда татарлар күптәннән яшиләр. Мәдәни үзәкләр бар

монда. Шул үзәкләрдә төрле чаралар, искә алу кичәләре уздырылып килә.

Слайд 14
Муса Җәлилнең йөз еллыгына багышланган кичә, Габдулла Тукайның 120 еллыгына багышланган

шигырь кичәсе.



Слайд 152006 елның 27 маенда Берлинда шигъри Сабантуй үткәрелде, анда татар язучыларыннан

да делегация катнашты.












2002 елдан бирле Германиядә татар-башкорт диаспоралары өчен «Бертуган» дип аталган журнал чыгып килә


Слайд 16 Хәзерге вакытта Австралиянең татар диаспорасында 500гә якын татар бар.

100дән артык татар гаиләсе Австралиянең төрле шәһәрләрендә гомер кичерә. Сиднейда 50гә, ә Мельбурнда исә 30га якын татар яши.


Слайд 17Чит илләрдә яшәүче татарлар бер-берсе белән аралашалар, милли бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр,

төрки халыкларның сәнгате һәм мәдәнияте белән кызыксынып яшиләр. Татарстандагы туганнары, дуслары белән хатлар язышалар, интернет аша аралашалар

Слайд 18Милли җәмгыятьләрне оештыруның максаты - татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауга өлеш

кертү, яшь буында милли хисләр тәрбияләү һәм татар халкының киләчәген кайгырту

Слайд 19Бүгенге көндә төрле төбәкләрдә һәм илләрдә 130 дан артык татар милли

оешмасы эшли. Бөтендөнья татар корылтаеның Башкарма комитеты, аның даими комиссияләре Татарстанның чит илләрдәге милли оешмалары белән тыгыз бәйләнештә тора.


Слайд 20Кайда гына яшәсәләр дә, татарлар үз телен, гореф-гадәтләрен онытмый.


Слайд 21Туган телен кадерләгән халык, кадерле булыр.


Обратная связь

Если не удалось найти и скачать презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое ThePresentation.ru?

Это сайт презентаций, докладов, проектов, шаблонов в формате PowerPoint. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика