Исмәгыйль Мәсләхетдин улы Заһретдинов презентация

Кулымда – карт бабам үз кулы белән язып калдырган истәлекләр. 1939 елда хәрби хезмәткә алынып аңа өенә 1948 елда гына кайта. Аның сул аягы яралана, әмма

Слайд 1Исмәгыйль Мәсләхетдин улы Заһретдинов
27.03.1919


Слайд 2 Кулымда – карт бабам үз кулы

белән язып калдырган истәлекләр. 1939 елда хәрби хезмәткә алынып аңа өенә 1948 елда гына кайта. Аның сул аягы яралана, әмма карт бабам моның турында сөйләргә яратмаган. Бервакыт оныгы мәктәптән кайтып, укытучысы Исмәгыйль бабаеның сугышта катнашканы турында инша язарга кушуын әйтә. Бабай кулына каләм ала. Әлеге 4 биттә язган мәгълүмат булмаса, без, бәлки, тормышының шул чоры турында берни дә белмәс идек.

Слайд 3 Исмәгыйль Мәсләхетдин улы Заһретдинов 1919 елның 27

мартында Чирмешән (ул вакытта Беренче май) районының Иске Кади авылында туа. Белеме ул вакытта күпчелек балаларныкы кебек 4 сыйныф кына була.
1939 елның 2 октябрендә армиягә алынып, Приморск өлкәсенең Ворошилов шәһәренә озатыла. 4 ай укыганнан соң Владивостокка җибәрелә. Ул 72 нче тимер юл строй батальоны бүлегендә тимер юлчы булган. 1941 елның май аенда частьне Көнбатыш Украинага Львов шәһәренә күчерәләр. Тиздән сугыш башлана.

Слайд 5
”Сугышның беренче көннән үк катнашырга туры

килде. Башта Мәскәүгә кадәр чигендек. Аннары оборона башланды. Без Калинин юнәлешендә сугыштык. 1941 елның 26 декабреннән гаскәрләребез һөҗүмгә күчте. Мин Клин һәм Калинин шәһәрләрен яулап алуда катнаштым. Соңрак часть Вязьма юнәлешенә җибәрелде”, – дип язып калдырган Исмәгыйль бабам.
Сугыш вакытында карт бабам күп кенә шәһәрләр күргән: ул Сучёвканы, Кричевны, Ржевны, Могилёвны, Харьковны азат итүдә катнашкан. Польшада фашистларны Белосток, Варшава һәм Краковтан Германиягә: Штиттен, Бренбургка кадәр куган. Җиңү көнен шунда каршылаган.

Слайд 7 Әмма сугыш аның өчен 9 майда тәмамланмый.

Исмәгыйль бабайга Япониядә 16 нчы армия составында сугышырга туры килә. Аннары исә аны Новосибирск шәһәренә җәбәрәләр. Хәрби хезмәтне Украинадагы Чернигов шәһәрендә 1948 елның 25 маенда тәмамлый. Бабайның сугыштан алып кайткан бүләкләре күп: «Кызыл Йолдыз» ордены, “Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы” ордены, «Мәскәүне саклау өчен» медале, «Варшаваны азат итү өчен» медале, «Германияне җиңү өчен» медале. Белосток тимер юлы идарәсе аңа «Сталин чакырылышы ударнигы» билгесе тапшыра. Аның шулай ук «Фронтовик» билгесе бар. Икенче Белоруссия фронты тимер юлының сәясәт бүлеге рәхмәт хаты бүләкли. 1979 елда карт бабайга «Хезмәт ветераны» медале тапшырыла.

Слайд 8«Кызыл Йолдыз» орденын
«Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы» ордены
«Варшаваны азат итү өчен»

медале

«Мәскәүне саклау өчен» медале

«Германияне җиңү өчен» медале


Слайд 9 Исмәгыйль бабам сугыш вакытында төшкән фотолары

бик аз. Булганнары да таушалган. Шулай да берсен сканер аша чыгарып, торгызырга мөмкин булды. Монда ул иң зур бүләкләре булган «Кызыл Йолдыз» орденын, “Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы” орденын тагып төшкән. Монысында исә – хезмәттәшләре, дуслары белән. Иңгә - иң куеп, атакага ташланган, бер окопта яткан, Ватанны азат иткән дуслары. Чыгышымны тәмамлап шуны әйтәсем килә. Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыгыз исән булса, алардан бу вакытлар турында сорашыгыз, видеога төшерегез. Мөмкин булганча, барлык истәлекләрне саклап калырга тырышыгыз. Мондый хатирәләр бәяләп бетергесез.

Обратная связь

Если не удалось найти и скачать презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое ThePresentation.ru?

Это сайт презентаций, докладов, проектов, шаблонов в формате PowerPoint. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика